Четверг, 25 апреля, 2024
АктуальноеОбразованиеРелигия

Җәмигъта балалар өчен лагерь

Июль аеның Җәмигъ мәчетендә иртәнге якта  ир балалар өчен, көндездән башлап ахшамга кадәр кыз балаларга лагерь үз ишекләрен ачты. Балалар әлеге ун көн эчендә һәр көн мәчеткә килеп Ислам дине нигезләрен, намаз-тәхаратны, Коръән сүрәләрен, догаларны, пәйгамбәрләр тарихын өйрәнделәр

Тәрбияче-мөгаллимәләр бу елны кызларны 3 төркемгә бүлеп эшләделәр. 5,6,7 яшьлек кызларны үз эченә алган “Нурлы йөрәкләр” төркемен Рахманова Сәидә һәм Фарухшина Ләйсән; 8-10 яшьлек кызлардан торган “Ислам чәчәкләре” төркемен Бикитеева Линиза белән Исхакова Альбина; 11-13 яшьлек “Инеш” төркемен Гәрәева Дилбәр һәм Исхакова Сумая җитәкләделәр. Алар балаларга ислам дине нигезләрен, Коръән, хәдис дәресләрен бирделәр. Ял минутларында мөгаллимәләргә ярдәмгә вожатыйлар килде. Гәрәева Камилә, Анамова Диләфрүз, Арсланова Фатима,Әхмәтова Әминәләр төркемдәге кызлар белән хәрәкәтле уеннар, спорт ярышлары үткәреп, ялны файдалы һәм кызыклы итүгә зур өлеш керттеләр.

Лагерьның төп максаты – иң элек балаларга рухи тәрбия бирү, диннең матурлыгын күрсәтеп, Раббыбызга мәхәббәт тәрбияләү. Кыз балалар – булачак аналар җәмгыятебезнең тоткасы булачак кешеләр. Нәкъ менә кыз кеше киләчәк буынны тәрбияли. Бернинди материаль байлык та иманлы хатын-кыз белән тиңләшә алмый. Менә шундый иманлы кызлар тәрбияләүгә  ирешү өчен балалаларыбызның Аллаһның барлыгын, берлеген, аның сыйфатларын, иманны, фарыз гамәлләрне без өйрәтергә тиеш. Якутлар белән дә табылмый торган вакытыбызны файдалы эшләр белән үткәрергә кирәк. Шуңа күрә безнең кызларыбыз лагерьда күп вакытларын “Ислам дине нигезләре”н өйрәнүгә, Коръән ятлауга, укуга, гарәп графикасын өйрәнүгә сарыф иттеләр. Шулай ук пәйгамбәрләр тормышы турында видеороликлар карадылар, хәдисләр турында әңгәмәләр алып бардылар, мәгърифәтчебез Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре белән таныштылар.

Шәхес төрле яклап үсәргә һәм камилләшергә тиеш. Лагерьда эшне төрле юнәлешләргә нигезләнеп  оештыру максатка ярашлы табылды.

  • Ватанпәрвәвәрлек (патриотизм) юнәлеше
  • Әхлакый-рухи юнәлеш
  • Сәламәт яшәү рәвеше
  • Эстетик-зәвык юнәлеше
  • Хезмәт тәрбиясе
  • Милли хис, рух тәрбиясе

Шушы юнәлешләргә нигезләнеп лагерьда кызыклы чаралар оештырылды, түгәрәкләр эшләде.

Лагерь эшчәнлеген төрле очрашулар да баетты, файдалы гыйлемнәр алырга ярдәм итте. Илсөяр Шарипова татар милли бизәкләре белән таныштырды. Кызлар үз куллары белән намазлык һәм түбәтәй, калфак эшләп өйләренә алып киттеләр. Өлкән кунагыбыз Кадырова Ләйсән “Хиҗер” сүрәсе турында Аллаһ Тәгаләнең могҗизалары турында мавыктыргыч лекция сөйләде. Ә Таңсылу Фаттахова кечкенә һәм урта яшьтәге кызларыбызга “мехенди” серләренә төшендереп, балаларга бизәкләр ясап сөендерде. Район үзәк китапханәсеннән килгән китапханәчеләр Хәмидуллина Лилия һәм Ахметова Резеда кечкенә балаларыбызга филләр турында кызыклы итеп дәрес бирделәр. Китапханәгә кунакка чакырдылар. Вожатый апаларыбыз балаларга яулык бәйләү алымнарын өйрәттеләр. Кызларыбыз мөселманча заманча киенеп, дефиле уздырдылар. Уртанчы төркем кызлары ашарга пешерү серләренә өйрәнеп, төрле бутербродлар ясап карадылар. Лагерьның җиденче көнендә Илина Арсланова кызларга тегү машинасының үзенчәлекләре белән таныштырды. Татар кызларының гомер гомергә аш-суга, тегү-чигүгә үтә дә оста булганнарын һәм замана татар кызларының да бу осталыктан калышырга тиеш түгеллеген аңлатты. Кечкенәләр төркемендә тегеп карау буенча тест-конкурс үткәрелде. Иң төгәл эш итеп 7 яшьлек Тәнзилә Хәертдинова билгеләнде. Ә менә рәсем ясарга бар бала да оста икән. Алар аны карандаш, краскалар белән альбом битенә дә, хәтта мәчет ишегалды асфальтына акбур белән үзләре теләгән рәсемнәрен ясадылар. Зурлар төркеме белән Дилбәр Гараева Актанышның Туган якны өйрәнү музеена сәяхәт кылды. Андагы мәгълуматлар кызларга файдалы булгандыр. Гомумән, һәр минут файдалы һәм яшәү өчен кирәкле гыйлемнәрне үз эченә алган иде. Шушындый ук кирәкле, файдалы гыйлем белән иртәнге якта малайлар төркеме шогыльләнде. Мөгаллимнәре булып Руслан хәзрәт Мортазин һәм Рөстәм хәзрәт Гиздатуллин булды. Барысы бер төркемдә йөрсәләр дә, белем һәм яшь үзенчәлекләрен игътибарга алып аерым укытуга өстенлек бирелде. Шәкерт егетләр арасында чын-чынлап дин гыйлемен укырга теләк белдерәләр, ихласлылык белән тырышып өйрәнәләр, – ди Рөстәм хәзрәт. Тәбигатькә чыгып ял итү дә оештырганнар. Анда тәмле ризыклар белән сыйланып, мавыктыргыч уеннар уйнап кайтканнар. Киләсе елларга шәкертләр саны тагын да күбрәк булып, төркемнәргә бүлеп өйрәтүне күздә тоталар хәзрәтләр. Балаларны тәмле кайнар ашлар, салатлар, чәй тәмнәре белән сыйлап торучы Нәсимә апа, Әлфинә һәм Алсу апаларына чиксез рәхмәт!

Бикитеева Линиза (мөгаллимә) Уфа шәһәрендә өч ел балалар бакчасында психолог булып эшләдем. Быел Актанышка килен булып төштем. 2018 нче ел мәчеталды җәйге ял лагерына балалар белән эшләргә чакырылгач бик теләп риза булдым. Алар шундый актив, хәрәкәтчән, һәрнәрсәне өйрәнергә атлыгып торалар. Әлеге ун көн эчендә Ислам дине турында, аның биш нигезе барлыгын, көндәлек кирәк догаларны, пәйгамбәрләр чылбырын өйрәндек. Гәрәп хәрефләрен ныграк исләрендә калсын өчен пластилиннан әвәләп альбом битенә ябыштырып эшләдек. Дин нигезләре турында әти-әниләрегездән интервью алыгыз, дип өй эше дә биреп җибәрелде. Гомумән лагерьда эшләү миңа бик ошады. Киләчәктә үз профессиям буенча эш табып, дингә, халыкка хезмәт итәр өчен Актанышта ныклап төпләнергә исәп.

Исхакова Албина (мөгаллимә) “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең икенче курсын тәмамлап бирегә практика үтәргә кайттым. Дингә, әдәп-әхлакка өйрәнергә теләгән балалар куп. Өйгә биреп җибәрелгән эшләрне дә тырышып эшләделәр. Үзем дә балалар белән эшләргә бик яратам, чөнки алар самими, чиста күңелле. Һәрнәрсәне ничек бар шулай кабул итәләр, шуңа аларга бу яшьтә диннең матурлыгын, сафлыгын күрсәтергә тырыштым. Әз-әзләп, ләкин даими алган белемнәре киләчәктә бик кирәк булыр. Мәчеткә дип җибәргән әти-әниләренә зур рәхмәт. Балаларының вакытлары бушка үтмәде. Алдагы елларга да шулай очрашырбыз, аралашырбыз дип уйлыйм.

Җәмигъ мәчете лагерына балалар Актаныштан гына түгел, Татарстанның башка төбәкләреннән Яр Чаллы, Түбән Кама, Казаннан да килгәннәр иде.

Салахова Нурия (8 яшь ) Мин Чаллы шәһәреннән кунакка кайттым. Мәчет лагерына йөрү миңа бик ошады. Лагерьда сүрәләр ятладык, догалар, ике рәкәгать намаз укырга өйрәндек, гәрәп хәрефләрен үзләштерә башладык. Апалар бик тәмле ашаттылар. Аллаһ теләсә икенче елга да килергә исәплим.

Хәертдинова Тәнзилә (7 яшь) Мин Түбән Камада яшим, Актанышка кунакка кайткач мәчеттә лагерь буласын әйттеләр. Беренче тапкыр гына килүем. Кул эшләре эшләдек, намазлык әзерләдек, тегеп карау тестында иң яхшысы булдым. Ятлаган сүрәләр әле бик истә калмаса да өйрәнермен, дип уйлыйм. Лагерь бик ошады, үземә күп дус кызлар таптым. Укыткан апаларны бик яраттым, лагерь бетмәсен иде әле.

Лагерьның сонгы көнендә балаларга истәлек бүләкләре таратылды. Биредә узган вакытлар балаларның исләрендә озак саклансын һәм алган гыйлемнәрен киләчәк тормышта да уңышларга ирешергә сәбәп булсын дигән теләктә калабыз. Ә безгә, мөгаллимнәргә, киләсе елга лагерьны тагын да нәтиҗәлерәк итеп оештырырга насыйп итсен!

«Журналистика» юнәлешенең
4 курс студенты Илина Арсланова, Голнара Рахманова

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *