Суббота, 20 апреля, 2024
АктуальноеЛитературное творчество

Туган ил, туган җир, туган тел

Туган ил, туган җир, туган тел,
Күңелгә якын өч төшенчә.
Дөньяда һәркемгә кадерле,
Яңгырый ул бары төрлечә.

Үскәндә, сөекле анабыз
Өйрәткән, туган тел серләрен.
Наз белән, сүз белән аңлаткан,
Кадерле туган тел сүзләрен.

Туган тел ярдәмче, юлдашчы,
Йөрәктә тибрәлә коллары.
Һәрвакыт, көч бирә, дәрт өсти,
Моң тулы туган тел җырлары.

Туган тел, туган җир, туган тел,
Гади дә, тылсымлы да сүзләр.
Туган тел йөрәкнең түрендә,
Һәр аваз, һәр сүзе күңелдә.

Россия ислам институты «Журналистика” юнәлешенең
студенты Рәсим Җәләл

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *