Четверг, 25 апреля, 2024
АктуальноеЖитейская история

Хәдимулла бабай кыйссасы

Күптән дә түгел әле генә дә түгел, нәкъ бер гасыр элек, бер татар гаиләсендә , дөресерәге Актаныш районының Меңнәр дигән авылында Зәйнулла атлы ирнең гомер иткән хатыны бик каты авырып үлем түшәгенә ята ирен яраткан күрәсең, үзе вафатыннан соң ире кем тәрбиясенә калыр икән дип, борчылып, икенче хатын алып кайтырга куша.  Төгәл генә итеп үз авылындагы 18 яшьлек Галиулла кызын алуын сорый. Ни хикмәт кыз да, кызның әтисе дә риза була. Шулай итеп  җитешле дөньяга икенче килен төшә. Ике атнадан беренче хатын тыныч күңел белән бакыйлыкка күчә. Яшь киленнән бер-бер артлы ике бала туса да, үләләр. Өченче булып туган ир балага Хәдимулла дип исем кушалар. Кыйссадагы төп герой шушы егет булыр иншәллаһ.

Үсеп, үзен-үзе таный башлагач, әнисеннән  “Кайчан тудым ?”- дип сораган. “Көлтә өстендә,улым”-дигән әнисе. Көлтәне икмәкне урып бетергәч төшерәләр, димәк сентябрләр булырга тиеш , дип уйлый егет.Ул чорларда туу таныклыгы биреп тормаганнар шул. Туган елын 1922 ел икәнен белсә дә аен һәм көнен чамалап кына яздыра егет, сугышка китәр алдыннан. Хәдимулланың атасы бай нәселдән санала. Башкорт якларында шәхси җирләре булган, икмәк үстергән. Ике катлы агач йорт салган. Менә шушы эшләп, тир түгеп тапкан малын Совет хөкүмәте тартып алган. Беренче никахтан туган ике улын алып китеп, язмышлары бүгенге көнгә кадәр билгеле түгел. Гаиләңне туендырырлык бай икәнсең , димәк син Советка каршы дошман, кулак. Зәйнулла карт 1928 елда дөнья куя. Ә Хәдимуллабыз 10-12 яшендә  тормыш арбасында җигелә башлый. Тамак ялына әнисенә ияреп бар эшне эшли.

Тарихта билгеле  булган 1917 нче елгы октябрь инкыйлабыннан соң хөкүмәт башлыгы булып Ленин, аннан Сталин тора. Марксизм -ленинизм  хыяллары белән сугарылган тормыш рәвеше- динсезлек, алласызлык алып килә. Кеше дигән зат иң өстен куела. Гөнаһларның да гөнаһасы «Алла юк» дигән төшенчә, образ ( тәүбә әстәгфируллаһ) күпләрнең зиһененә, йөрәгенә кереп урнаша. 1941 елның 22 июнендә башланган Бөек Ватан сугышында 30 миллионга якын корбан, җимерек шәһәрләр, тол-ятимнәр белән түләве, шушы кавемгә сынау, җәза булмады микән?

18 яшьлек Хәдимуллабыз да шушы сынауны үтә, илне дошманнан сакларга китә. 18 яшь-яшьлекнең иң матур чоры. Күңелдә дәрт, беләктә көч ташып торган чагы. Егет тә төшеп калганнардан түгел, озын буйлы, киң бәдәнле, күктәге зәңгәр һавадай зәңгәр күзле бик чибәр була. Туган илен, сөйгән ярын калдырып яу кырына киткәндә ватанпәрварлык та көчле була. Ул болай искә ала:» Бездәй яшь егетләрне җыйнап Кукмара районында өйрәтүләр оештырдылар. Кыш чыкканчы шунда булдык. Барысына да түзәргә була , ләкин ачлык үзәккә үтә иде. Сугышка ябыгып,алҗанып барып кердек. Юлыбызның күп өлеше җәяү узды.»Привал»,дип кычкыручыларны(ял сорау) стройдан чыгарып атып калдырдылар. Ивановск өлкәсенә позд белән килдек, шунда киендерделәр. Мин 62 армиянең 147 дивзиясе 15 полкта учебный батальонда укчы булдым.  Сталинградта Дон буенда бер айлап күпер сакладык. Дошман төнлә белән оча. Нык кына каршылык күрсәтсәк тә, тимер күпер чәрдәкләнеп бетте. Безне тагын алга җибәрделәр. Кулда юньле корал да юк. Үлсә иптәшеңнекен алырсың,  дип әйтәләр иде. Без камалышта калганбыз. Немцелар уратып алган, беркаян чыгар урын юк. Шулай итеп мин 1942 елның октябрьләрендә әсирлеккә төштем. Андагы күргәннәр… адәм акылы чыдамас иде. Бишәрләп тезеп җәяю атладык. Ә немецлар я атта, я мотоциклда ике яклап саклап бардылар. Көндезләрен барабыз, төннәрен сетка белән уратып алалар да ял иттерәләр.Ростов өлкәсендәге Миллерово(үлем чокыры) дигән концлагерьда озак булырга туры килде. Ашарга тимер бочкаларда пешерәләр , ул ачып-күпчеп тора иде. Шуны ашап әсирләр бик күп үлделәр. Төнлә үлгәнен көндез ташып бетерә алмадылар.Кияргә киемебез юк иде. Мәетне чокырга ыргытканчы киеме булса салдырып алып исәннәр киде.Бер үлем лагерыннан икенче үлем лагерына йөрттеләр.Җимерекләрне төзәттек, бар эшне дә эшләдек. Качу мөмкин түгел иде. Польша, Франиядәге фашист лагерьларына хәтле китереп җиткерделәр. Менә шунда урман кисәргә йөртә башладылар.Ә урманда франуз партизаннары(безнең яклылар ).Саклап йөрүче карт немец, безне кызгана. Германиянең халкы сугышырга теләмәгән бит ул.»Гитлер шайзе, Сталин шайзе !» ,ди торган иде теге карт  немец солдаты. Ул булышты, урман аша партизаннарга чыктык. Зур сарайда егермеләп көн торганбыздыр. Ашарга бирделәр, чыкмаска куштылар. Ул вакытта Америка икенче фронт ачып безнең илгә бик ярдәм иткән. Безләрне американнар машиналарга төяп, Франциядәге Марсель дигән портка китерделәр. Анда әле өч айлап эшләдек. Ашатып, киендереп тордылар. Полное обмундирование дип атала инде ул, шәхси капчыгыбызда  тимер кашык, бритвагага кадәр бар иде.  Портка килгән йөкне кран бушата, мини тракторлар ташый. Мин шаккаттым, сугыш башланганчы Әҗәкүл пристанендә 70 кг капчыкны күтәреп ташыганнарым, ачтан хәл булмагач егылып калганнарым исемә төште.

Бер полковник килеп туган илебезгә кайтасыбызны әйтте. Янәдән Америка корабеле әсирләрне Италиягә төшерде. Корабль тулы инде, халыкның чуты чамасы юк. Зур палаткаларда берәр атна чамасы яшәттеләр. Соңрак Англия корабы Гыйракка, Гыйрактан Иранга китерделәр. Ираннан Бакуга үзебезнең кораб килеп алды. Бакуда безне эшелон көтеп тора иде. Вагон саен бер кораллы солдат  куйганнар. Киемнәрне салдырдылар. Шул вагоннарга төяп Ростов өлкәсенә юнәлдек. Безнең  поездлар, кораб-портлар бик пычрак, тәртипсез, начар иде чит илнекенә караганда. Ике еллап тикшерү астында яткырдылар. Илне сатуда гаепләделәр. Гаепләре расланганнарны 10-15 елга төрмәләргә яптылар, үлгәне шунда үлеп калды. Мине гаепсез дип тапканчы ташкүмер ваттым. Ашарга көнгә сыксаң суы чыга торган  1 кило 200 грамм ипи бирәләр иде. Гаебем табылмады , авылыма кайтардылар. Кайткач күргәннәремне сөйләп тә тормыйм. Ләкин тормыштан ваз кичмәдем. Тырыштым, көн-төн эшләдем. 1949 елда Кифая исемле кызга өйләндем. 56  ел бергә тордык, 7 бала тәрбияләп үстердек. Мал күп асрадык, ике йорт җиткездек. Кифаям бакыйлыкта инде.  2 кызым, 4 улым исән-саулар үз тормышлары белән яшиләр. 14 оныгым, 9 оныкчыгым бар. Бүгенге көндә Актаныш район үзәгендә  улым Фәвәдис ,киленем Зеленодольск районы кызы Асия тәрбиясендә бик шөкер итеп  яшим. Өй арасында ипләп кенә йөрим.  Барсына да риза. Гел уйлап ятам,үткән тормышымны күз алдына китерәм. Янәдән янә шул чорларны искә төшерәм. Ничекләр үлми калдым икән, дим. Бик күп халык үлде. Аның күпмесе әле бу тормышта яши дә башламаган иде. Нишләп илебез солдатны ачка интктерде икән, юньле коралсыз килеш ут эченә кертеп җибәрде? Ни белән каршы торырга кирәк камалышта калгач? Менә хикмәт!»

Шулай Хәдимулла бабай ,шулай. Бүгенге көндә дә хәлләр кискен. Дөньяның әле теге , әле бу почмагында сугыш очкыннары кабына. Җир шарында кеше саны артуын фәкать сугышлар белән генә туктатып була дигән галимнәр сүзе өстен. Ләкин бик тә тынычлыкта яшисе килә.

Тәбигатьтә яз.  Шаулап сиреньнәр чәчәк ата.  Бар нәрсә яшәрә. Кардан ачылган кара җирдән яңа тормыш шытып чыга. Җитмеш икенче яз, сугыш беткәннең беренче языннан берни белән аерылмый диярлек. Бары тик Хәдимулланың гына чал чәчләре, кечерәеп калган гәүдәсе, күп җыерчыклардан торган йөзе, күп еллар үтүен, күп сулар акканын  күрсәтә. Типсә тимер өзәрдәй яшь чаклар еракта, бик еракта калды…

Хәдимулла бабай язмышы, аның авыр тормыш сынауларына бирешмәве, сынмавы,һәрвакыт чыгу юлын таба белүе һәммәбезгә дә үрнәк. Сынауларга күпләр бирешә. Кредитын түли алмаган яки аракыдан айный алмаган вакытларда , чыгу юлы юк дип дип, элмәккә эленү — хурлык! Беркайчан өметсезләнергә ярамый.  Сугыш, ачлык күргән бунның тормыш тәҗрибәләрен күбрәк өйрәнергә, онытмаска кирәк. Аларның  сөйләгән сүзләре бик бәһале. Материаль байлыкка караганда  җылы сүзгә, тәрбиягә мохтаҗ алар. Инде кыйссаны йомгаклап  ике генә сүз әйтәсе кала.   “Булмасын сугышлар!”

«Журналистика» юнәлешенең 
4 курс студент Илина Арсланова

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *