Пятница, 19 апреля, 2024
ИнтервьюКультура

Психология һәм дин

Психология һәм дин арасында булган нечкәлекләрне профессиональ психолог, семинарлар авторы,Россия мөселманнарына психологик ярдәм ассоциациясе әгъзасы-Ирек Мукиев белән ачыклыйбыз.

-Әссәләмү галәйкүм,Ирек әфәнде.

Вәәләйкүм әссәләм.

Үзегезнең эш тәҗрибәгездән чыгып әйтегез әле,хәзерге мөселманнар арасында иң катлаулы мөнәсәбәтләр кем арасында?

Күбесенчә ир һәм хатын мөнәсәбәтләре буенча киләләр.

-Нинди проблемнар белән мөрәҗәгать итәләр?Бу кешенең эчке серен ачу түгелме?

-Юк,шәхси исемнәрне атамагач,булмый.Кемдер балалар белән мөнәсәбәтләрен яхшыртасы килә ,кемдер хатыны белән уртак тел таба алмый.Әле килеп:”Балаларыма каты дәшәм.Дөрес эшләмәгәнемне беләм,ләкин үзгәрә алмыйм”-ди.Төрле кешеләр килә,фәкать мөнәсәбәтләр генә түгел,хисси авыртулар белән.Мәсәлән,үзе табиб,ун ел буе баш авыртуы белән интегә.Ни эшләргә белмичә безгә килде.Чиштек,Аллаһка шөкер.Берсе арка авыруы белән килде.Аңа да булыштык.

-Ягъни кешенең үз-үзенә бәясе арткан булып чыга?

Бәясе генә тугел,чөнки бала чакта булган травма тәнгә тәэсир итә,зажим кебек,шул тота аны.

-Сез “Кайда минем бәхетем?” дигән тренинглар алып барасыз.Һәркемнең бәхетле буласы килә.Бәхетне каян табарга?

-Бәхет бит ул билгеле бер урында түгел.Бәхет читтә,кайчандыр була торган әйбер дә түгел.Бәхет-ул ничек мин хәзерге тормышым белән мөнәсәббәт корам.Аннан ләззәт алам икән,мин-бәхетле.Шуңа күрә кешенең бу моментта тормышның тәмен татый алмавы сәбәбен эзлибез.

-Бер яктан карасаң,мөселман кешесенең мондый проблемнары булырга тиеш тугел.Ул бит намаз укый,ураза тота,Аллаһны зекер итә,күңеле тыныч,йөрәге чиста,тормышы хәләл.Менә бу проблемнар,мөселман кешесендә каян килеп чыга,шулай ук бала чактанмы?

-Әлбәттә,бала чактан.Үткән гасырда җәмгыятьне җимереп,гаиләне дә җимерделәр.Гаилә бит шәхесне тәрбияләүче.Ә ватык гаилә-ватык нәтиҗә чыгара.Шуңа күрә бүгенге көндә дингә килгән кешеләр, шул ватык җәмгыятьтән бөтен чирләре белән бергә киләлләр.Ягъни тышкы кыяфәт үзгәрсә,эчке кыяфәт үзгәрде дигән түгел.

-Хәзер мөселманнарны еш кына пассивлыкта гаеплиләр.Имеш,аларны дин генә кызыктыра,андый кешеләр белән эшләве һәм аралашуы авыр.Ләкин мөселманнарны да аңлап була,аларның төп максаты җәннәткә ирешү бит.Алар гыйбадәтләрен кайгырталар.Пәйгамбәребезнең (салләллаһү галәйһи вәсәлләм) бер хәдисендә исә:”Исламда булган һәм үз халәтеннән канәгать булган кеше – бәхеткә иреште”-диелгән.Димәк мөселман кешесе өчен шушы җитә?

-Исламга кадәр хәерле булган кешеләр, динне аңласалар ислам кабул иткәннән соң да хәерле булып калалар.Психология ягыннан карасак,шәхес 7-10 яшьтә формалаша,дингә килгәч кенә үзгәрми.Әгәр сәхәбәләрне искә төшерсәк,мәсәлән Әбү Бәкер,Гөмәр,хәтта Пәйгамбәребез (салләллаһү галәйһи вәсәлләм) үлгәннән соң да күпкә баедылар,алар дөньяны калдырып ,дәрвиш булып йөрмәделәр.Пассивлык ислам кешесенә хас түгел,бу кешенең шәхси проблемасы.Күпме ачылышлар тик кенә торып,намаз гына укып килә торган әйбер түгел.Димәк ярдәм кирәк.

-Кешеләрне бәхетле булырга чакыручы,үзе дә бәхетле булырга тиеш.Сез бәхетлеме?

-Әлһәмдүлилләһ,мин бәхетле.

Сорауларга җавап биргән өчен,рәхмәт Сезгә. Әссәләмү галәйкүм.

Вәәләйкүм әссәләм.

 

Нурия Баязитова

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *