Пятница, 19 апреля, 2024
Новости

Наданлык

Эссе җәй. Июнь азаклары. Тышта бер галәмәт кыздыра. Ә без студентлар җәйге сессияны тамамлап бетергәч, өйгә кайту юлын эзлибез. Әзли торгач туган якка кайтучы кешедә таптым. Кәефләр шәптән, авызлар колактан русча әйтмешли “чемоданное настроение”. Әллә каян “менә мин” дип торган кызыл машина килеп шәп итеп туктады. Утыруым булды җитез ат сыман кузгалып та китте. Әнгәм Әтнабаевның шигырьләр җыентыгыннан бер шигырь искә төште:

“Казанны сагынып барам да,

Уфаны сагынып кайтам.”

Менә миндә шигырьдәге кебек нәк шулай. Переправага ерак калмагач әзерәк ял итеп, кибеткә кереп ашамлыклар алып чыгарга булдык. Ишектән кергәндә зәңгәр алъяпкычтан сылу гына сатучы басып тора.

– Исәнмесез, нәрсә кирәк? – дип дәште.

– Исәнмесез, миңа су һәм хәләл колбаса иде, бармы? – дим

– Әйе, хәләледә бар, барда бар, җаның ни тели” дигән булды.

“Хәләл” дип язылмаган язуны тапмагач аптыраштан сорарга булдым.

– Чынлапмы бу хәләл колбаса?!

– Ничек хәләл булмасын? Тавык итеннән, дуңгыз итеннән түгел, составында язылмаган бит.

 

Купме аңлатырга тырышсам да, үзенекендә калды. Татар халык мәкалендә бердә юкка болай димәгәннәр “Надан белмәсә дә кычкыра”.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *