Вторник, 16 апреля, 2024
Новости

Аш уздыру гадәте

Бер генә булса да татар кешесенең аш уздыру мәҗлесенә шахид булганы бардыр. Бүгенге көндә барысы да стандарт дияргә була. Өйлә намазыннан соң аш уздыручы хуҗа машинасын кабызып, хәзрәт артыннан юлыга. Шул вакытта инде алдагы өйдә “П” хәрефе формасында өстәлләр әзер торып, ризык белән тула. Хатын кызлар, апалар, гадәттә туганнар, мәш килеп табын кору мәсъәләсен чишәләр. Алдагы өйдән, аш-су бүлмәсенә чаба-чаба мәшәкатләнәләр. Өйне кунаклар тутыра, хәзрәт төшә, мәҗлес башлана, Йәсин укыла, аш ашала, бәлеш киселә, сәдәкә бирелә, чәй эчелә һәм “Икендегә хатле өлгертик”, – дип, мәҗлес бетергә дә өлгерә.
Ә бер гасыр элек ашлар уздыру гадәтенең асылы турында уйлап караганыгыз бар идеме?
“Чәй мәҗлесе башлана. Гөлйөзем әбинең мичендә пәрәмәчләр, коймаклар кызу-кызу чытырдый башлый иде. Хәзрәттә, абыстай да кыстатмаенча эчәләр, ашыйлар, тәмле сүзгә кереп китеп, чанаякларны санарга оныталар, самоварда су беткәч кенә: “Туйдык, туйдык инде”, – дип тартынсалар да, Гөлйөзем әби тагы кайнаган су берлән самоварны яңарткач, тагы эчәләр иде. Өченче мәртәбә самоварны яңартырга хәзрәт тә каршы килә дә, остазбикә дә разый булмый иде. Гөлйөзем әби: “Минем, хәзрәткәем, эчәсем килә, мин дә синең мәҗлесеңез берлән шәриф (кадер-хөрмәтле дигәнне аңлата) буласым килә”, – дигәч, хәзрәт тә дәшми, остазбикә дә разый була; тагы самовар килә, тагы Гөлйөзем әби берлән бергә чәй эчелә, тагы су бетерелә иде. Дүртенче самоварга хәзрәт кенә түгел, абыстай да каршы килә, Гөлйөзем әби дә, тиресләнмәенчә, чәй урыныны җыеп ала иде дә, Сөннәтче бабай: “Хәзрәт, әрвахлар өчен…” – дип, сүзне әйтеп бетерә алмаенча туктый иде. …
Дога кылып бетергәч. Шуның артыннан тавык итендә пешкән шурпа китерә иде. Ул бетәргә өлгерә алмый, каз аягы-бүтәкәсе пешкән, чыгыр-чыгыр айнап тора торган шурпалы бәлеш ашъяулыкка куела иде. Шул арада ишек алдына чыгып, Сөннәтче бабай да зур аякларда сосла күтәреп кереп: “Бәлки, хәзрәт, яратырсыз”, – дип, хәзрәтләр өчен ясалган сосланы суза иде. Бәлешнең эче бетеп, төбе киселергә җиткәч, хәзрәт тә, абыстай да “Кисмә, кисмә!” – дисәләр дә, кискәч, төбеннән дә берәр кисәк ашыйлар иде. Ул бетеп өлгерми, Гөлйөзем әби: “Хәзрәт, менә безгә догаңны аз кыласың, быел бер үрдәгем качып салды, үрдәкләрем аз булды”, – дип, пешкән үрдәк чыгара иде. Хәзрәт: “Сез безне бигрәк сыйладыңыз” – дия, абыстай да: “Туйдык инде, кирәкмәс бозма”, – дия иде. Ләкин бозылгачтан, үрдәктән дә, кечкенә мәхдүмгә дип алып куелган ботка башка, бер нәрсә дә калмый иде. Үрдәктән соң, Гөлйөзем әби: “ Бер нәрсә дә хәзерли алмадык”, – дип, йомырка бәлеше чыгара иде. Тагы: “Кисмә, кисмә!” – дигән сүзгә карамаенча, ул да киселә, ул да ашалып бетә иде. Шуннан соң Гөлйөзем әби: “Гаепләмәңез инде, хәзрәт”, – дип, гозер үтенергә тотына, Сөннәтче бабай да, әллә кая югалып, шактый гына зур карбыз күтәреп керә иде. Хәзрәт, абыстай тагы: “Урынымыз калмады инде”, – дисәләр дә, ашый башлагач, карбызны мактый-мактый, урын калмаганлыгы онытыла иде. Шуннан соң Гөлйөзем әби никадәр самовар китерергә теләсә дә хәзрәт разый булмый. Алар Сөннәтче бабай белән чакырылган ашка чыгып китәләр.”
Бу, 1911 елда чыгарылган, Гаяз Исхакый әсәре. Экият дип уйлап өлгерсәгез, кабатланмас шәхес, зур галим, табиб, коллекционер, язучы һәм журналист – Карл Фуксның 1844 елда татарлар турында язылган фәнни эшеннән өзек укырга тәкъдим итәм.
“Менә кунаклар табынга түгәрәкләнеп беттеләр. Чәй эчү башланды. Бер кайнатылып, бер яңартылып, ничәмә ничә тапкырлар самавыр кереп чыкты! Хуҗабикә үзенең кыз туганнары белән чынаяк тулы подносларны йөртеп кенә тора. Шулкадәр тәм белән эчәләр чәйне, ничә чынаяк каплаганнарын хәтта санап бару да мөмкин түгел.
Хатын-кызлар тәлинкәләрдәге тәм-томга нәзакәтле үреләләр, талымсыз-ланмыйча, чама белеп кенә алалар. Кайберләре камыр ризыкларын кулъяулыкка төреп куя, өйдә калган бала-чагаларга, күрәсең. Чәй эчелеп, бераз вакыт үткәннән соң кичке ашка әзерлек башланды. Ханымнар иркенләп, җәелебрәк утырдылар. Боларның аякларын шундый җайлы гына бөкләп, итәк очыннан алтынсу чигүле читекләрен генә күрсәтеп утырулары үзе бер сәнгать иде. Менә туй ризыгы чыкты: сары май, бал салынган тустаганнар, телемнәп туралган ак ипи куелган поднослар башта сәкедә утыручыларга, аннары идәндә түгәрәк өстәл тирәли утыручыларга таратылды. Һәр ханымның ак ипигә сары май, бал ягып шундый бер олылык белән тәгам кабуында үзенә бер серлелек, илаһилык бар иде сыман. Икенче булып өстәлгә бәрән ите салып пешерелгән токмач килде. Өченчегә — пилмән, дүртенчегә — кәбестә бөккәне, бишенчегә — итле бәлеш, алтынчыга — тутырган тавыктан өлеш, җиденчегә эре туралган сарык итеннән борай бәлеше, сигезенчегә — кызыл серкә салынган пешкән суган белән бозау ите, тугызынчыга — парда пешкән чөгә балыгы, унынчыга — кыздырылган бәрән ите, унберенчегә — кыздырылган каз, уникенчегә — кыздырылган үрдәк, унөченчегә — кыздырылган тавык, ундүртенчегә — кыздырылган күркә, унбишенчегә — йомырка салып кыздырылган табан балыгы, уналтынчыга — кыздырылган корбан балыгы, унҗиденчегә — гөбәдия, һәм инде унсигезенче булып, сигез төрле баллы камыр ризыклары китерелде. Бу соңгылары русларның пирожныйлары кебек, камырга төрле бизәкләр төшереп пешерелгән иде. Шушылай озакка сузылган ашау-эчүдән соң, хуҗабикә икенче бүлмәдән кәгазь алып чыгып һәр кунакка берәр битне өләшеп чыкты. Хуҗабикә артыннан ук икенче ханым подноста печән эскерте чаклы өелгән, һәртөрле җимешләр белән бизәлгән төш-как күтәреп чыкты. Мондый сәнгатьле итеп катырылган төш-как туйларда һәрвакыт кәләш ягыннан җибәрелә.
Төш-какны табындашлар санынча бүлеп, өлкәннәрдән башлап тараттылар. Һәр кунак татып караганнан соң, үз өлешен әлеге кәгазьгә, аннары яулыкка төреп, өендә калганнарга туй күчтәнәче итеп алды.
Шунысын да искәрдем, кабыгы чистартылып туралган тозлы кыярны инде ун төргә якын майлы, итле ризык ашаганнан соң аерым бирәләр. Шуңа күрә кыярны кетердәтәләр генә. Октябрь аеның озын төнендә кичке 9да башланган иде, таңга кадәр дәвам итте. Табын әзерләүчеләр кабаланмый, кунаклар ашау ләззәтен суза белә, ризык арты ризык агыла тора — бу мәҗлеснең азагы булмас кебек иде. Инде тәмам яктырып беткәч, сәкедә утыручы хатын-кызлар кыймылдый башладылар. Сәдака өләшү шулкадәр оста шомалык белән башкарыла ки, кемнең учына нинди акча салынганга күз дә иярми кала.”
Аңлаганыгызча, мәҗлесләр оештыру, шунда кунак булып утырулар, татар халкыбызның канына сеңгән. Ничек кенә булмасын, халкыбызның күркәм адәп-гадәтләре туганлыкны, дуслыкны, күрше мөнәсәбәтләрен ныгыта барып, Аллаһның рәхмәтенә ирешү мөмкинлеге булып кала. Шушы гаҗәеп формада уза торган гореф–гадәтләребез динебезне саклавын, алга алып баруын онытмыйча, киләчәктә дә, балаларыбызга мирас булып калдырсак иде.

Нурия Баязитова

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *