Четверг, 25 апреля, 2024
АктуальноеИнтервьюИстория одной мечетиРелигия

Тормыш юлын үзебез сайлыйбыз

Тормыш юлын ничек үтәргә һәр кеше үзе сайлый. Кемдер үзен медицинада таба, кемдер бизнеста, кемдер спортта, ә кемдер изге юлны – дин юлын сайлый. Мәсәлән, безнең бүгенге әңгәмәдәшебез үзен ислам динендә тапкан.

Эмир хәзрәт Миңнемуллин – Арча районының имам-мөхтәсибе һәм Арча үзәк мәчетенең имам-хатыйбы. Аның турында һәм аның  эше турында күбрәк белер өчен, без аңа мөрәҗәгать иттек

– Ассаляму алейкум уа рахматуллахи уа баракатух, Эмир хәзрәт! Кеше язмышы ана карынында булганда ук языла дип әйтәләр. Чыннан да шулаймы яки инде кеше үз язмышын үзе төзиме? Кайберәүләр кечкенә вакыттан ук ислам кануннары буенча тәрбияләнә, яши, ә кайберәүләр үскәч кенә ислам диненең асылына төшенә. Ә сезнең очракта ничек булды ул?

– Уа алейкум ассалам уа рахматуллахи уа баракатух.

“Һәрбер бала туган вакытында фитри иман белән туа”, – дип әйтә пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. , шуңа күрә Аллаһы Тәгалә җаннарны барлыкка китергән вакытта ук аларның юнәлешен дә билгели.

Безнең гаиләбезнең туган чыгышы – Ярославль өлкәсе, әмма без кечкенәдән бирле Арча шәһәрендә яшәдек һәм үстек. Минем әти Иваново өлкәсенең мөфтие иде, шуңа күрә мин үземне “мөфтий малае” дип тә саный алам. Гаиләдә ике бала үстек – мин һәм абый. Дини дөрес тәрбияне безгә гаиләдә бирделәр.

– Ислам диненең нигезләрен кешеләргә сеңдерү вазифасын сез каян башлап җибәрдегез?

– Иң беренче дөньяви белемне мин Арча муниципаль районының “Арча 2нче номерлы урта гомуми белем мәктәбе”ндә алдым. Мәктәптән соң Төркиядә Коръәнне ятлап чыгып Коръән-хафиз дәрәҗәсен алдым, ә инде эшемне мин Марий-Элның Красногорский җирлегендә башлап җибәрдем. Анда дүрт елга якын  эшләдем. Соңыннан Әлмәт шәһәренә күчерделәр, анда үзәк мәчеттә имам булып тордым һәм мөхтәсибнең ярдәмчесе идем. Хәзерге вакытта Арча мөхтәсибәтендә эшебезне алып барабыз, дәресләр бирәбез.

Үзем дә хаман яңа белем алырга тартылам, шуңа күрә югары дөньяви белемне мин Казан кооператив инстутында юристлыкка алсам, ә инде дини белемне Казан ислам университетында шәригать юнәлешендә алам.

– Арча үзәк мәчетенең имам-хатыйбы булгач, сез иң беренче нинди үзгәрешләр кертергә  булдыгыз?

– Беренчедән, безнең алдыбызда төп максат булып мәхәллә кешеләрен җыю, аларны туплау һәм алар белән дини эшчәнлек башкару булып торды. Бүгенге көндә инде ул эшләр, Әл-хамду ли-Лләһ, алып барыла. Шулай итеп һәр атна без үзебезнең мәхәллә белән җыелышабыз, нинди дә булса эшләр буенча киңәшләшәбез һәм инде дә шулай матур итеп вакытыбызны үткәрәбез.

Икенчедән, тагын бер максат булып безнең алдыбызда ул инде яшьләрне тәрбияләү тора. Шуңа күрә без төрле кызыклы дини чаралар үткәрәбез.

– Ул кертелгән үзгәрешләрнең әһәмиятен сез ничек аңлатыр идегез?

– Халыкның мәчеткә агылуы. Ул инде күзгә күренә, сизелә. Ягъни тагын әйтеп китәсем килә, мәчет каршында без Коръән ятлау бүлеген ачтык, хафизыбызны алып кайтык. Хәзерге көндә, Әл-хамду ли-Лләһ, анда унбишкә якын бала Коръән ятлый.

Намазларыбыз безнең хәтем белән үтә. Соңыннан, әйтәсем килә, безнең мәхәлләнең ышанычы күпкә артты һәм дә инде мәчеткә йөрүчеләрнең саны да күбәйде.

– Бүгенге көндә кайсы буын  вәкилләре ислам диненә күбрәк тартыла. Яшьләрме, урта буынмы яки инде өлкәннәрме?

– Мин яшьләр дип әйтер идем. Олылар да килә, ләкин яшьләребез аларга караганда күбрәк йөри. Әл-хамду ли-Лләһ, һәм ул бик сөендерә.

– Аллаһка якынаерга, аның рәхмәтенә ирешергә, ислам турында күбрәк белергә теләүчеләргә нинди киңәшләр бирер идегез?

– Аллаһка якынаю өчен үзеңнең динеңне өйрәнергә кирәк, чөнки Аллаһы Тәгалә аны яраткан кешегә динен өйрәтермен дигән. Кеше фикерләүдә һәм тәфәккүрдә булына, шуңа күрә ул үзен нинди уникаль шәхес булганы турында уйланырга тиешледер. Аллаһы Тәгалә биргәннәрне саный башласаң, аны санап бетереп булмый, чөнки алар дөрестән дә бик күп. Кыскача әйткәндә, кеше Аллаһы Тәгалә аны ничек яратканын аңларга һәм аның динен өйрәнергә тиеш дип уйлыйм.

– Җавапларыгыз өчен рәхмәт. Барлык эшләрегездә уңышлар теләп калам!

  Әңгәмәне журналистика кафедрасының
1 курс студенткасы Ләйсән Сафина үткәрде

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *