Пятница, 26 апреля, 2024
ОбразованиеРепортаж

Журналистлар белән бер рәттә эшләү

Кышкы салкын көн. Мондый вакытта урамга чыгасы да килми. Өйдә утырып, әле генә пешеп чыккан камыр ризыклары белән сыйланып һәм кайнар сөтле чәй эчеп ята торган көннәрнең берсе иде бу. Тик планнар башкача.

Алдымда зур һәм биек бина… Керү юлында алтын төстәге хәрефләр белән “Татмедиа” дип язылган.

Авыл баласын мондый җиргә чакыру ни тора бит, ә инде анда аның анда барып эләгүе – үзе зур могҗиза, алтын балык тоткан сыман. Ул вакытта кичергән хис-кичерешләрне әйтеп тә, аңлатып та бетереп булмас, чөнки бер яктан ул шатлыклы хисләр булса, икенче яктан ул курку хисләре.

Бинага кергәч ук, күз, өстәл артында утырган зифа буйлы һәм сөйкемле ике яшь кызга төшә. Белешмәләр өчен аларга мөрәҗәгать итеп була икәнне шунда ук аңлап була иде.

Кулымда пропуск, әмма алга таба нәрсә көтә – билгесез.

“Сезгә уникенче катка менәргә кирәк, ә анда кайда нәрсә урнашканны аңлап була”, – диде өстәл артында утырган кызларның берсе.

Кирәкле катка менү өчен лифтны көтеп торганда, ниндидер кызык кыяфәтле яшь кенә бер урыс егетенә игътибар иттем. Ул озын буйлы, ябык, калын һәм матур тавышлы иде. Бер караганда, гадәти кеше, ләкин аның иҗади шәхес булуы сизелеп тора иде, чөнки, беренчедән, аның мыегы соңгы мода буенча кистерелгән; икенчедән, киеме алай аерылып тормаса да, муенына ураган шарфы, башлыгы һәм аяк киеме шикелле детальләр барыбер дә аның рәвешенә үзенчәлек өсти иде. Өченчедән, бер колагында кара төстә, чәнти бармак хәтле тишекле алка күзәтеп була иде, ә икенче колагында мондый үзенчәлекне күрмәдем. Димәк, шулай кирәк булган.

Уникенче кат. Бөтен Казан уч төбендә сыман. Зур-зур тәрәзәләр, пыяла ишекләр һәм бүлмәнең почмагында ялгыз гына бер агач үсемлек утыра. Барлык җиһаз монда минимализм стилендә эшләнгән кебек тоелды.

Лифта менгән яшь урыс егет тә шушы катта төшеп калды. Минем кайда барырга белмәүне сизде ахрысы:

“Сезгә кем кирәк иде?”, – дип сорады ул.

“Миңа Рәмис Нурмөхәммәтович кирәк иде”, – дидем мин.

“Хәзерге вакытта ул пресс-конференция алып бара, шуңа күрә сезгә унберенче катка төшеп, икенче яктан әйләнеп менергә кирәк”, – дип аңлатырга тырышты егет.
Унберенче катның коридоры буйлап барганда, төрле редакцияларны очраттым: “Идел”, “Казан утлары”, “Сөембикә”, “Шәһри Казан”.

Кинәт кенә бер хатын-кыз туктатты:

“Исәнмесез! Сезгә кем кирәк?”, – дип сорады.

“Миңа Татар-информга кирәк”, – дип җавап кайтардым.

“Сезгә уникенче катка кирәк бит алайса”, – диде ул.

Редакцияга эләгү тиз генә бирелмәде. Кире уникенче катка менеп киттем, ләкин аннан тагын унберенче катка төшереп җибәрделәр.

Ниһаять, көчкә-көчкә “Татар-информ”ның баш мөхәрриренә барып җиттем. Ул үзенең кабинетына алып керде, һәм журналистикага кагылышлы сораулар бирә башлады. Сораулары беткәч, бирем бирде. Биремнең максаты – татар телен никадәр яхшы белүне тикшерү иде.

Мине ниндидер офиска алып керделәр. Ул бер зур конвейер машинасына охшаган иде,  чөнки анда утырган бөтен кеше нинди дә булса эш белән мәшгуль иде.

Офисның интерьеры бу кызылукка тынычлык бирә торган төсләрдән тора икәнен шунда ук сиздем. Шул ук диварлар, өстәлләр, тәрәзәләр, әмма инде идән дә күк төсендә иде.

Мине өстәл артына утыртып куйдылар, компьютерны кабызып бирделәр һәм китеп бардылар. Минем алдымда “РИА – новости”дан алынган хәбәр генә калды. Аны тәрҗемә итү өчен күп вакыт китте, чөнки моңарчы татарча материаллар белән эш иткән юк иде әле.
Беренче көн булгачмы яки тынычлыкка ияләнгән булгачмы, уйларга клавиатура тавышы башта комачаулады, ләкин аннары ияләштем үзе.

Өч сәгатьтән соң тәрҗемә баш мөхәрриргә тапшырылды.

Баш мөхәррир эшне тикшергән чакта, мин башка журналистларның эшләүләрен күзәтеп утырдым, һәм кызык бер үзенчәлеккә игътибар иттем – барсының өстәлендә чәй яки су тора, ә аның янына нинди дә булса ашамлык (печенье, хлебцы, шоколад, бутерброд сыманрак). Эшләренә тәмам бирелгән икәнне, аларның уттай шикелле янып торган күзләреннән аңлап була иде.

“Нинди темага язасың?”, – дип көтмәгәндәй уйлап утырганда сорап җибәрде Рәмис Нурмухәммәтович.

“Нинди тема? Нәрсәгә ул?”, – дип аптырап сорауга сорау кайтардым.

“Хәбәр язарга тема”, – диде ул.

Беренче көннән үк хәбәр язырмын дип уйламаган идем.

Көн азагына якынлашып килә. Хәбәрнең яртысы әзер, ләкин бер урында гына хаман проблема килеп чыга, шуңа күрә мин, янымда утырган, Лилия апайга мөрәҗәгать итәргә булдым.

Лилия апай беренче генә ел эшләми иде инде “Татар-информ” да, чөнки ул мондагы кайнаган эшнең бөтен нечкәлекләрен белә иде. Миңа да булышты, барсын аңлатып бирде.

Хәбәр әзер. Бәхетле йөз белән кереп киттем баш мөхәррирнең кабинетына. Ул хәбәрдә булган хаталарны башта төзәтте, ә аннары нигә шулай язырга кирәкми икәнне аңлатып бирде. Эш чыгара торган мөхәрриргә тапшырылды.

Хәбәр “Татар-информ”ның махсус сайтынды бастырылды. Минем өчен бу кечкенә генә хәбәр бик зур кебек тоелды.

Татарстанның иң зур редакциясендә эшләү алай җиңел генә бирелмәгәнен, эшләп карагач аңлап була икән ул.

Журналистика кафедрасының
1 курс студенткасы Ләйсән Сафина

 

 

 

 

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *