Среда, 24 апреля, 2024
АктуальноеАналитика

Олы сынау

 

Менә инде елдан артык кешелек дөньясы серле бер чир йогынтысы астында яши. Чыннан да, “коронавирус” дигән авыру турында белмәгән-ишетмәгән кеше юктыр инде бүген дөньяда: илгә-җирлеккә, милләткә, дәрәҗәгә карамыйча, әлеге зәхмәт тормышыбызны үзгәртеп, Адәм балаларын башкача яшәргә, яңача фикерләргә өйрәтеп, аларның җитди сыналуына сәбәп тә булды. Әйе, шушы пандемия нәтиҗәсендә җәмгыять сабырлыкка, тугрылыкка һәм… итагатьле булуга зур сынау узды.

Әлеге мәсьәлә белгечләр тарафыннан җентекләп өйрәнелгәннән соң, эпидемия чорына махсус таләпләр гамәлгә кертелде. Җәмәгать урыннары белән бәйле төрле чикләүләр дөньяви оешмаларны гына түгел, мәчетләрне, мәдрәсәләрне дә читләтеп узмады: мөселман мәхәлләләрендә инфекциянең таралу куркынычын булдырмау максатыннан Татарстан җөмһүриятенең Диния нәзарәте бердәм кагыйдәләр комплексы тәкъдим итте.

Мөфтият тарафыннан әлеге мәсьәлә буенча бердәм фикер җиткерелүгә карамастан, гади мөселманнар бу хакта төрле фикерләр белдерде: күпчелек расланган кагыйдәләрне аңлап кабул итсә дә, кайберәүләр: “Авырулардан Аллаһы Тәгалә генә коткара ала”, – диеп, игълан ителгән чараларны үтәүдән

баш тартты. Ә чынлыкта, дин буенча яшәүче мөселманнар шундый вәзгыятьтә нәрсә эшләргә тиеш соң?

Тарихтан белүебезчә, элгәре заманнарда, күп гасырлар элек тә шундый эпидемияләр булган: әйтик, ваба, чума, махау авыруы (проказа) кебек йогышлы чирләр таралгач, бик күп кеше авырган, хәтта авылы-авылы белән кырылып үлгән… Менә шундый кыен чорларда шәһәрләрне, кечерәк торак пунктларны япканнар, карантиннар игълан иткәннәр, һәм шул вакытларда дин әһелләре: “Берни юк, барысы да тәртип, бу саклану чараларының кирәге юк!” – дип нәсыйхәт кылмаганнар. Бүген исә пандемия шартларында яшәсәк тә: “Мин битлек кимим, миңа кирәкми!” – диючеләр юк түгел, бар… Хәтта мөселманнар арасында да… Югыйсә моның ише Карарлар гадәттә дөнья күләмендәге тәҗрибәгә таяна: без күреп-ишетеп беләбез, битлекләр кию, башка кабул ителгән чаралар дөньяның эпидемия барган барлык илләрендә дә гамәлдә кулланыла. Әйтик, Согуд Гәрапстанында да быел Олы хаҗ вакытында барлык хаҗилар битлек киеп гамәл кылдылар (моны дәлилләүче фото һәм видеоматериалларны интернетта да табып була).

Тормыш раслаганча, коронавирус авыруы шактый тиз тарала, һәр мәхәлләдә авыручылар да, үлүчеләр дә бар. Нәкъ шуңа күрә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тәкъдим иткән һәм раслаган антиэпидемиологик чараларның үтәлеше бик тә мөһим. Мәчет тә шул ук җәмәгать урыны, анда да инфекция эләктергән кеше битлексез керсә, чирен башкаларга, бигрәк тә намазда янәшә басып торучыларга йоктырырга мөмкин. Әгәр оныту сәбәпле нидер үтәлмәгән икән – бу бер нәрсә. Ә инде тәртипне бозучы максатчан рәвештә: “Интернетта бу хакта болай язылганны укыдым”, – дип тарткалашса, димәк, бу кеше мөселман өммәтеннән түгел, ә “интернет-сообщество” өммәтеннән була. Шушы мәсьәлә буенча җитәкчеләргә итагать итүдән баш тартса, шайтан өммәтеннән була. Ә уйлап карасаң, бу бит бик куркыныч нәрсә, чөнки җитәкчегә буйсыну ул – Коръәндә чагылган Аллаһ әмерләренең берсе.

Шундый кирелек күрсәтүчеләрнең үз-үзләрен тотышын төрлечә аңлатырга мөмкиндер, әмма төп сәбәп фәкать бер: наданлык белән “йөгертелгән” мин-минлек. Динебез тарихы белән азмы-күпме таныш булган кеше үз әмирләрен тыңламау нинди аяныч нәтиҗәләргә китергәнен яхшы белә… Ә иң әһәмиятлесе: бүгенге вәзгыять ул – Аллаһның олы сынавы. Дөрестән дә, бу сынау “мин үзем беләм” дип масаеп яшәүчеләрне, җитәкчеләргә итагать итәргә теләмичә, тәкәбберләнеп йөрүчеләрне, “мин” дигәнне җәмәгать мәнфәгатьләреннән өстен куючыларны һәм “минем фикер җитәкчеләр фикереннән дөресрәк һәм өстенрәк” дип кәпрәеп мактанучыларны ачыкларга ярдәм итте.

Кыямәт көнендә шушы мәсьәлә буенча: “Нигә болай эшләдең?” – дип соралса, итагать итүче мөселман: “Үз әмиремә буйсындым”, – дип җавап бирер һәм бүтән борчылмас. Үз белдеге белән гамәл кылган кешегә исә барысы өчен дә үзенә җавап бирәсе булачак. Шуңа күрә барчабызга да дөрес нәтиҗә ясап, хаталардан арынып, күңелне хаклык белән нурландырып, Аллаһ билгеләгән олы сынауны лаеклы үтәргә насыйп булса иде.

Зилия Курамшина, 2 курс  

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *