Четверг, 18 апреля, 2024
Зарисовка

Ил җылысын тояр идең — Шәлегә бер кил әле

Олы юлдан каршы ала

Пардан киенгән нарат.

Тәрәзәләр сине көтә,

Шул наратларга карап.

Май уртасы. Термометрда 32 градус эссе күрсәтә. Җил бераз көч биреп алган була да тагын югала. Шундый көндә авылга кайтырга юлга чыктым.

Әйләнә тирәгә игътибар итмичә урамда йөреп булмый. Кояш, болыт, су, таш, үсемлекләр – барысы да безне чолгап алган тирәлек – әнкә-табигать дип атала. Тулай йорактан чыккач, якында үсеп, хуш исләр чәчеп утырган сиреньнәргә игътибар итмичә китү мөмкин түгел. Үзенең “җырлары” белән мине алар кирәкле остановкага кадәр озата.

Ташкын пассажирлар чыкан автобуска утыруга, мин үзем белән мәктәптә унбер ел буе укыган сыйныфташымны очратам. Элеккечэ сыман ак яулыктан, өстендә озын, әле пешеп җиткән җиләк төсендәгәй кызыл күлмәк. Ул мине күрми тора, ләкин аның шат йөзен мин әллә каян танып алдым. Кая юл тотуы туырнда Диләрәнең ялтырап торучы күзләре миңа беренче чиратта хәбәр иттеләр. Мине танып алгач, аннан шундый ук сүзләр ишеттем. Алда бер сәгатьлек юл көтә. Бу вакыт эчендә мәктәп чорлары да искә алына, уку туранда да сөйләшелә, ә битән юлмаю төшми.

Пасскажирларга игътибар итсәң, кем нишли: кемдер тирән уйларга батып, наушник киеп, җыр тыңлап бара, берсенең кулында Л.Толстойныйң “Анна Каренина” романы, ә кемдер тәрәзәдән күзен алмый. Кемдер каядыр ашыга. Һәрберсенең үз юлы.

Автовокзалга җитүгә сыйныфташларыбыз белән барыбыз да җыелып бетәбез. Инде хәзер мәктәпне тәмамлауга карамастан, бергә очрашкач, без аерылмаган да кебек. Хаман да шул көлеш, хаман да шул озын әңгәрмәләр.

Авылга керүгә, ямь-яшел урман каршы ала. Шул вакытта аңлыйсың: “Мин өйдә”. Алда берничә көн ял көтә. Күңел тыныч, атналар буе күңелдә җыелган авырлыклар бер дигәндә төшеп китә.

Язын авылда аеручан рәхәт. Барлык авырлыклар кар белән эрегән сыман, ә алда тик кояш елмаеп торачак кебек.

Ләйлә Хәйруллина

1 курс журналистика

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *