Суббота, 20 апреля, 2024
Спецпроект "Будущему журналисту"

Журналист буласың килсә…

Журналист буласыгыз киләме? Бу күпләрнең хыялы дип уйлыйм. Россия Ислам институты оештырган “Журналист булырга телим” исемле регионара конкурс бу хыялны чынга ашырырга һичшиксез ярдәм итәчәк!

Әйе, бар да чын сүз, тыңлаучы игътибарын җәлеп итү өчен генә язылган кликбейт түгел. Әйдәгез мин сезгә әлеге конкурс турында төгәлрәк һәм тирәнрәк аңлатып узам.

“Журналист булырга телим” конкурсы Россия Ислам институты тарафыннан 3 нче ел рәттән үздырыла. Үзендә яшь язучыларның көчләрен сынарга мөмкинлек бирә. Конкурс берничә этапны үз эчендә колачлый.

Әлеге кызыклы ярыш турында безгә телерадиостудия җитәкчесе Зөлфирә Маннаповна игълан итте һәм безгә көчебезне сынап, катнашырга тәкъдим ясады. Һәм әлбәттә, безнең барыбызда да ниндидер бер энтузиазм очкыны кабынды, һәммәбезнең катнашасы, бу конкурсны үткәргән институт турында күбрәк мәгълүмат беләсе килде. Чөнки без – “Нур”лыларның күпчелеге, шәхсан мин үзем дә, киләчәген нәкъ менә журналистика белән бәйләп китергә тели, ә конкурсның исеме үк бу юнәлештә үсеш алырга ярдәм итәчәге турында “кычкырып” тора.

Конкурста көчеңне сынау өчен ирекле темага мәкалә язырга кирәклеге турында билгеле булды. Хмм.. Ирекле тема.. “Нинди тема бүгенге көн өчен актуаль, нәрсә турында кызыклы һәм укучы өчен мавыктыргыч материал язырга мөмкин икән соң?” – дигән, һәм тагын бик күп төрле сораулар белән тулды безнең башлар ул көнне. Мәкаләләр, иншалар өчен теманы күкләрдән, болытлар арасыннан эзләргә кирәк түгел, ул синең “аяк астыңда” дигәннәрен ишеткәнем бар минем. “Аяк астыңда” дигәне күз каршыңда дигән мәгьнәгә иядер, мөгаен. Һәм дөрестән дә, күп тә үтмәде, без барыбыз да кызыклы темалар сайладык һәм инде иң төп эшкә – мәкаләнең үзен язуга керештек. Тырыштык, дәресләрдә язмаларыбыз буенча әңгәмәләр үткәрдек, хаталарыбызны төзәттек…

Конкурсның нәтиҗәләре дә озак көттермәде. Менә каршымда конкурсның икенче турына үтүчеләр һәм Россия Ислам институтына мәгариф-практик конференциягә чакырылучыларның исемлеге… Үз исемемне эзлим. Һәм менә! Мин дә бар бит монда!

16 нчы октябрь көнне без, студиябезнең ун журналисты Россия Ислам институтына юл тоттык. Конференция барышында иң элек безне Ислам институты, аның факультетлары белән таныштырып үттеләр. Чараның икенче өлешендә безнең өчен төрле мастер-класслар үткәрделәр. Алар барысы да бүгенге интернет заманында бик тә актуаль булган темаларга багышланган иде: репортаж төшеру нечкәлекләре, инстаграмда дөрес визуаль, фото төшерү серләре, сторителлинг һәм СММ һөнәре. Мастер-классларны РИИның өченче һәм дуртенче курс студентлары алып барды. Кыска вакыт эчендә алар безгә теоретик һәм практик өлеш аша күп мәгълүматны үзләштерергә ярдәм иттеләр. Яшь студентлар белән бер дулкында булу тагын да рәхәт һәм җиңел атмосфера өстәде. Мастер-класслар тәмамланганнан соң безгә сый һәм хөрмәт күрсәтеп, тәмле көндезге аш белән сыйладылар. Конференциянең өченче өлеше бүләкләү тантанасы белән үрелеп барды.

Ислам институтына булган сәяхәттән соң, мин түбәндәге нәтиҗәләргә килдем: журналистика факультеты барыбызга да таныш булган КФУда гына түгел, ә Россия Ислам институтында да бар. Һәм ел саен РИИ үзенең булачак студентларына унбиш бюджет урын тәкъдим итә. Безнең телерадиостудиябез “Нур”дан да анда өч укучы тырышып белем алуы билгеле. Димәк, зур күләмдә көч һәм тырышлык куйсаң һәм иң төбе – зур теләгең булса, журналист булырга мөмкин икән бит! Һәм моның өчен РИИда бар мөмкинлекләр бирелгән!

Р.S.Катнашкан конкурсыбыз нәтиҗәсез калмады: безнең белән бергә телерадиостудия “Нур”га йөрүче дустыбыз Сабитова Азалия 3 нче урынга лаек булды!  Мин үземә дәресләрдә тагын да тырышып шөгелләнергә дигән нәтиҗә ясадым. Кем белгән, бәлки, киләсе елда уңыш миңа да елмаер.

 

Арча “ Нур” балалар телерадиостудиясе журналисты Айгөл Фәттахова

Фото: Язгуль Закирова

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *