Суббота, 20 апреля, 2024
Новости

Салават Фәтхетдинов: “Әйткән нәзерем бар иде, бер зур тау төшкән сыман булды өстемнән…”

24 ноябрь “Әл-Мәрҗани” җәмигъ мәчетендә татар мәдәниятенә зур өлеш керткән мәрхүм шәхесләр рухына дога кылдылар. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова , Хәния Фәрхи, Хәмдүнә Тимергалиева кебек шәхесләрне олылап искә алдылар. Искә алу мәҗлесен, мәрхүмнәргә багышланган Коръән ашын танылган җырчы Салават Фәтхетдинов һәм аның гаиләсе оештырды.

Бакыйлыкка күчкән хезмәттәшләренең рухына дога багышлап, аларны кадерләп искә алу өчен, табын артына театр артистлары, танылган җырчылар, иҗат әһелләре җыелды.

Салават Фәтхетдинов: “Өчесен, җидесен, кырыгын оештырабыз да, онытыла. Бүген сәхнә тоткан яшь артистларыбыз Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиева, Хәния Фәрхи, Шамил Закиров, Фирдәвес Әхтәмова, Хәлим Җәләй кебек танылган һәм ихтирамлы шәхесләребезне хәтерләсен иде”.

“Әйткән нәзерем бар иде. Вакыт барган саен, җае чыккан саен, Әлфия апага, Илһам абыйга, Хәниягә, Хәмдүнәгә, Шамил Зиннуровичка багышлап үткәрергә, бу список озынайды инде, кызганычка каршы.

Шушында килсәм, мин күңелемә тынычлык табам. Бер зур тау төшкән сыман булды өстемнән”.

Әсхәт Хисмәтов: “Әрвахлар бездән дога гына көтеп яталар дип әби-бабаларыбыз өйрәтеп калдырган”.

Филүс Каһиров: “Догаларыбыз, Аллаһ боерса, аларга барып җитәр дип уйлыйбыз, тыныч йокласыннар”.

Мансур хәзрәт Җәләлетдинов: “Безнең татарыбызда “исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” дигән мәкаль бар. Үлгәннәрне искә алып, әрвахларга дога кылып, Аллаһ Тәгаләдән аларның гөнаһларын ярлыкавын сорау – менә бу бик әҗер саваплы эш”.

Равил Шәрәфиев: “Сәхнәгә Илһам белән Әлфия чыккач, татар җыры дөньясы үзгәрде. Мәскәүдәге концертларын тамашачылар мөкиббән китеп караган иде. Милләт өчен зур күтәрелеш булды ул. Алар милләтне яшәтүдә зур эш башкарды. Салаватны популярлаштыруда театрыбызның җитәкчесе

Шамил Закиров та зур роль уйнады. Ул Салаватны бик ярата иде. Чаллыдагы беренче концерты шулкадәр гөрләп узды. Шамил Зиннурович сәхнә артында Салават өчен куанып карап торган иде. Шуннан соң Салават күтәрелеп китте”.

Нурия Баязитова

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *