Пятница, 19 апреля, 2024
Новости

Бала тормышында һәм үсешендә бишек җырының әһәмияте

2 декабрь, “Әл-Мәрҗани” җәмигъ мәчетендә кеше тормышында бишек җырларының әһәмиятенә багышланган “түгәрәк өстәл” узды.

Чараны оештыручлар: “Әл-Мәрҗани” җәмигъ мәчете җитәкчелеге, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Ислам мәдәният үзәге һәм “Татар гаиләсе” Бөтенроссия иҗтимагый фонды.

Очрашу темасы ­– «Бала тормышында һәм үсешендә бишек җырының әһәмияте». Катнашучылар арасында “Татар гаиләсе” Бөтенроссия иҗтимагый фондның башкарма директоры Миләүшә Гайфуллина, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәният үсешенә ярдәм итү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Татарстан Республикасынын әтиләр берлеге вәкиле (Союз отцов РТ) Әмир Мамин, Республиканың балалар клиник хастаханәсенең психологы Галия Андреева кебек белгечләр бар иде. Алар бишек җырының бала тормышы һәм үсешендәге әһәмияте турында фикер алыштылар.

“Әл-Мәрҗани” җәмигъ мәчете имамы Мансур хәзрәт Җәләлетдин да динебездә, халкыбызда мөһим булган, гаилә кору, балага тәрбия бирү дәрәҗәләре турында сөйләп үтте. “Газиз әнисенең моңлы, сөекле тавышын ишетеп, бишек җыры белән йоклап киткән сабый, рухый һәм әхлакый тәрбия ала”.

Әңгәмә барышында, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Ислам мәдәният үзәгенең башкарма директоры – Фәридә Хузина, ярты ел эчендә гаилә дәрәҗәсен күтәрү нияте белән, мәчетебез оештырган һәм үткәргән чаралар исемлеге белән таныштырды. Шуларның берсе  #бишекҗырымәрҗәни онлайн-конкурсы.

Нурия Баязитова

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *