Суббота, 20 апреля, 2024
Новости

Җәй исе

Җәй… Җәй исе килә. Сизәсезме? Салмак кына җылы  җил күлмәкләрне җилфердәтеп китә. Рәхәәт…  Шушы җил белән тузганакларның ап-ак, җиңел  мамыклары әкрен генә  еракка-еракка очып китәләр.  Алардан калышмаска теләп, төрле-төрле күбәләкләр берсеннән-берсен уздырып , уйнаша-уйнаша очып йөриләр. Ә кайберләре бераз тын алырга дипме, әллә инде тамак ялгарга дипме, аллы-гөлле, матур-матур чәчәкләргә куналар. Бу чәчәкләр белән бөтен алан тулган. Күз явын алырлык күренеш… Ә аларның хуш исе башларны әйләндереп җибәрә. Шушы матурлыкны  җыеп, иң кадерле кешемә – әниемә бүләк итәр идем.

Шушы чәчәкләр өстендә бал кортлары “бзз -бзз” дип утыралар. Әйе, дөрес, аларның күбәләкләр кебек уйнашып йөрергә вакытлары юк, алар  үзләренчә эшлиләр: бал җыялар.

Ә ямь-яшел чирәм араларына күз төшерсәк, анда төрле бөҗәкләр : суалчаннар, үрмәкүчләр, зур-зур тараканнар чабышып йөриләр. Алар үзләрен өстән күзәтеп йөрүчеләрдән, ягъни кошлардан куркалар. Ә куркырга, чыннан да, кирәк, чөнки чып-чыклар тиешле, туры килгән вакытны гына агач ботакларына кунып  көтеп торалар. Ә сандугач көтми. Ул моңлана бирә. Әлбәттә, аның матур итеп сузып сайрап җибәргәнен бөтен алан көткән сыман иде. Хәтта агачларда ул җырлый башлагач, тын калдылар. Гөмүмән, барысыда онытылып сандугач моңланганын тыңлый кебек.

Ә минем дус кызым алан уртасына кереп утырган.  Үзенең җиңел, чурлы күлмәген таслап кына җәеп куйган.  Ул булган чәчәкләрдән үзенә такыя үреп утыра.  Оялып кына елмая – елмая, үзенчә моңланып, “ Ай был-былым, вай был-былым, Агыйделнең камышы…”  дип җыр суза.

Шагиева Альфия , фото : https://yandex.ru/images/search?text=лето%20%20%2%20%20%20&from=tabbar&pos=14&img_url=https%3A%2F%2Fpbs.twimg.com%2Fmedia%2FD9QHjNkWwAArh1A.jpg&rpt=simage

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *