Четверг, 25 апреля, 2024
Новости

Мәрҗани мәчете каршында “Илаһи моң” фестивале узды

20 май, татар халкының динен, милли гореф гадәтләрен, телен һәм мәдәниятен яктырткан “Илаһи моң” конкурс фестивале узды. Финалга 100 кадәр катнашучы узды. Аларның иң өлкәненә 92, ә иң кечкенәсенә биш яшь. Мөнәҗәтләрне үзләре язучылар да бар. Быел конкурсның географиясе киң: Татарстаннан гына түгел, Идел, Урал, Себер, Кавказдан да килүчеләр бар.

“Илаһи моң” фестивален оештыручы, Россия Ислам институты доценты – Резеда Сафиуллина: “Безнең өч номинация: берсе – мөнәҗәтләр һәм бәетләр, икенчесе – көйләп китап уку, өченчесе – татар макәме белән Коръән уку традиөияясе.”

“Илаһи моң” фестиваленың идея авторы, Татарстанның халык артисты – Гөлзадә Сафиуллина: “Тел, моң һәм хәтер. Шушы өч әйбер әле дин белән дә сугарылса, милләт яши”.

“Илаһи моң” фестиваленың катнашучысы – Фәүзия Төхватуллова: “Бу чара ислам динен кабул итү турында, балаларны диндә тәрбияләү турында, үлгәннәрнең каберен белеп, исәннәрнең кадерен белеп яшәргә чакыру бу”.

Мәрҗани мәчетенең имам-хатыйбы – Мансур хәзрәт Җәләлетдин: “Мөнәҗәтләр, бәетләр, бишек җырлары – бу бит күңел ачу гына түгел, рухи тәрбия дә”.

Нурия Баязитова

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *