Среда, 24 апреля, 2024
Литературное творчествоОбразование

Язилә Харис кызы: “Өйрән, укы, янып укы!”

“Ярар, иртәгә көтеп калам”, – диде дә трубкасын куйды Язилә апай. Интервью күп алдылар инде аннан. Алмаска…

Язилә Харис кызы күп еллар дәвамында Шәле урта мәктәбендә татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы булып эшли. Аның мәктәп тормышына керткән өлеш бәясез: укытучы 21 китап авторы, алар арасында татар теле һәм әдәбият укытучыларына ярдәмгә методик кулланмалар, күнегүләр, сочиненияләр җыентыгы, сценарий китаплары. Иҗади эшчәнлеге өчен Язилә Харис кызына “ТАССРның атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелә.

Тел. Тел турында сөйлим беренче чиратта. Балачактан эткәм-энкәмәмнән назлы сүзләр ишеткән, дусларым белән сер бүлешкән, сөйгән ярыма хисләремне аңлаткан тел. Ә бит минем бу юлым кечкенәдән сайланган.  1953 елда Питрәч районының Шәле авылында җиде сыйныфны тәмамлап, Казанга педагогия училищесына укырга китәм. 1957 нче елда диплом алып, авылда балаларга белем бирә башлыйм. Соңрак КДУның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлалыйм. Шулай инде кырык ел мәктәптә эшләп чыктым, шуларнын егерме елы директор урынбасары идем. Укытучы, югары укытучы, методист укытучы, алып баручы… 1992 елда “ТАССРның атказанган укытучысы” дигән исемгә лаек булдым.

65 ел. Тел бел белән мин 65 ел зур эш алып барам дияргә була.  Болай санап карасак, безнең нәсел-ыруыбызның стажы дүртйөз елга җыела. Әтием Харис Гариф улы – башлангыч сыйныф укытучысы. Энем – физик. Бер сеңлем – география, икенчесе – башлангыч сыйныф укытучылары. Шулай ук әтиемнең ике сеңлесе кырык еллар тирәсе башлангыч мәктәптә белем биргәннәр. Туганнар арасында шулай ук бу һөнәрне сайлаучылар бик күп. Әлбәттә, хәзер инде мин укытмыйм, ләкин укытуда гына күренә мени ул “эшчәнлек”?

Алдагы өйдән кечкенә адымнар белән Язилә апай кечкенә бүлмәгә кереп китте. Анда аның “кабинеты”. Өстәлдә ноутбук. “Балаларым бүләк итте, алар өйрәтте, китапларымны шунда гына язам”, – дип еш кабатлый ул. Башны икенче якка борсак, Язилә Харис кызының зур байлыгын күрәбез. Китаплар. Үзе язган  бәясез әсәрләре.

Китаплары тезелгән полкага озак кына карап торды да, барысы да нәрсәдән башланганын исенә төшерә башлады:

“Җиденче сыйныфта укыганда үзебезнең “Алга” газетасына мәкаләләр язгалый идем. Педучилищеда безгә татар теленнән Вәли абый Һаҗиев дигән бик оста укытучы белем бирде. Алдан бик игътибар бирмәгән булды, ләкин соңрак бик оста язуым турында еш искәртте. Беренче басылып чыккан әсәр – шигырь. Хәзер инде мин аны хәтерләмим. Яшәү дәверендә бик күп кешеләр белән очрашырга туры килде. Шуннан үзгәртеп, хикәяләр яза башладым инде мин.

Китап язу җиңелләрдән түгел бит. Бер методик кулланма өстендә генә күпме утра идем. Әйе, шул бер еллар чамасы кирәк булгандыр бер кулланмага. Ә әдәби әсәрләре. Алар инде күңел кушканда гына языла. Илһамга мин хуҗа түгел… Күңелдә тулганны кайчагында шулкадәр кәгазьгә төшерәсе килеп китә. Ул вакытта инде мин бу дөньядан югалам. Кая мени щдщби геройларым – шунда мин. Әрләшәм дә әле алар белән, җылаталар да мине, мин дә җылатам. Шулай хикәяләрнең эченә бәтен җаным белән кереп китәм.

Безнең мәктәпкә килүчеләр, шулай ук тикшерүчеләре күп булды. Авырлыклар да туган вакытлар булгалады. Шул вакытта мин үзем кебек укытучылар тагын бардыр дип, бәйләнешле сөйләм үстерү турында язып, китап чыгарырга булдым. Шуннан китте инде. Соңрак министерство да куша башлады, укытучылар да кирәксенде. Төрле мәктәпләрдә мине танып алып, рәхмәтләрен әйтеп китәләр иде. Укытучы, укучыларга ярдәмгә 15 китабым чыкты. Барысы 21 төрле китап чыгарылды.

Шулай Язилә Харис кызының күзләре алдынан берничә дистә ел узып китте. “Интервьга мин әзер”, – диде дә зур байлыгы саклынган бүлмә ишеген япты ул.

Бүген мин Язилә апай өенә юл тотам. Кояш нурлары күзләрне иркәли, назлы җил мине озата сыман. Борчыламмы? Юктыр. Язилә апай турында күп ишеткәнем булды. Иҗаты белән дә таныш. “Дошманыма рәхмәт” дип аталган актык чыккан китабын күзне алмыйча бер төн эчендә укып чыктым. Уйлана-уйлана барганда килеп җиткәнемне дә сизми калдым. “Уңышлар, Ләйлә”, – дип әйттем дә үземә Язилә апайның капкасына шакый башладым.

“Әәй, Кызыым, бик көттем инде мин сине”, – дип каршы ала мине Язилә апай. Өйгә керү белән күзләр кая карарга белмәделәр, төрле якка таралдылар. Нык матур. Язилә апай бит үз куллары белән төрлә әйбеләр бәйли. Алда өйдәге диван, скәмия өстендәге җәймәләр, стенада әленеп торган келәм. Куллары чыннан да алтын инде Язилә апайның. Бәйләргә дә, язырга да.

“Ләйлә, нинди телдә уку алып барыла сездә?”, дигән сорау ишеттем Язилә харис Кызыннан эленеп торган кояштай якты төсле, мамыктай йомшак келәмнәрне карап йөргән арада. “Ике телдә дә белем алабыз”, – дип җавап бирдем мин. Сорауны ишетүгә Язилә айның нинди җавап көтә икәнен аңлаган идем инде. Миннән бу сүзләрне ишеткәч, күзләре белән елмаеп, мине өстәл янына чакырды ул.

Күп сөйләштек. Озак сөйләштек. Зур тәҗрибәсе булган кешене тыңлап кына торасы килә бит. Ул тел турында кайгырта, яшь буынга бәясез киңәлшләр бирә. Авылның үсешенә дә өлеш керткән икән бит Язилә апай. “Сез авыл тарихын өйрәнүне оештыруы һәм муей ачуы белән мактау кәгазьләре белән бүләкләндегез. Музейны ничек ачырга булдыгыз?” – дип кызыксындым мин.

Тарих түгәрәге членнары белән киңәшеп, әбиләргә барып, бик күп материал җыйдык. Хәтта туку, сугу станокларына хәтле тапкан идек. Анда гел экскурсияләр оештырылды. Бик күп халык җыела иде. Шул музейны төзегән өчен колхоз безне Брестка җибәрде. Без анда тугыз укучы белән чыгып киттек. Брест крепостендәге пыялаларны ничек эреп беткәннәрен күреп, туфрак, эрегән пыялалар алып кайтып, музейда шактрый материаллар җыйдык.

Кайгырта бит. Чыннан да татар теле, туган авылы, татар халкы турында кайгырта. Китап язырга гына түгел, зур конкурсларда да катнашырга вакытыт таба бит Язилә апай.

“Женщина года” конкурсында катнашуыгыз турында сөйләп китмәссезме?

Районнан “Женщина-учёный» номинациясенә мине чыгарганнар иде. Без өч районан идек: Арча, Балтач, Питрәч. Кукмарага барып, чыгыш ясарга туры килде. Әле анда берничә укытучы танып алдылар. “Пособияләрегез буенча эшлибез, рәхмәт сезгә”, –диделәр. Конкурста беренчеләрдән биргән сораулары тормыш девизы турында булды. Мин Мөһәммәд пәйгамбәрнең хәдисләрен укырга бик яратам, шулай ук китапларымда да еш кулланам. Минем девиз – иң күркәм иман – сабырлык һәм юмартлык. Мин гомер буе нәкъ тә шундый булырга тырыштым. Сабыр кеше үрнәге – минем кайнанам Мәүҗидә Фәхретдин кызы. Үндүрт бала тапкан, алардан унысы исән-сау үскән. Иң олысы –  минем ирем Габдулла. Кайнанам мине бик күпкә өйрәтте . Тормышта кирәк барлык нәрсәләрне мин аннан алдым. Унөченче кеше булып килен булып төштем мин аларга. Юмартлык инде үз әниемнән, Мәрьям Хәбибулла кызыннан килә. Ул Шәледә беренче укымышлы шәфкать туташы булган. Әнием утыз җиденче елда юллама белән Тәтеш шәһәреннән җибәрелә. Сугыш елларында үзенә генә эшләргә туры килә. Халык ялангач, ач. Чүпрәк җитмәсә йә башыннан яулыгын салып, йә эчке күлмәген салып, ертып, әле туган баланы төрә торган булган. Бик юмарт иде әни. Бернәрсә җәлләми иде. Ятимнәргә ризык, акча, кием-салым… Хәтерлим, мин эшли башлаганда әз генә акча бирим дип йөз сум акча тоттырды. Мин бит инде эшлим, үзем бирергә тиеш. (елмаеп искә ала) “Доктор Мәрьям” дип дәште Шәле халкы энигә.

Унбиш ел дәвамында ветераннар рәисе булып эшләде Язилә Харис кызы. Ул вакытта 700-750 тирәсе әби-бабайлар бар иде. Бер мәртәбә “әти” дип әйтеп карамаганнар исемлеген дә җыйды ул, алар белән кызыклы очрашулар, мәҗлесләр оештырды. 2012 елда компьютер белән эшләргә теләүче егерме бер “өченче буын” кешеләрен җыеп, компьютер телен өйрәнеп, сертификатлар бирүдә зур өлеш кертте. Үзем дә компьютер белән эш итәргә шул вакытта өйрәнгән, хәзерге вакытта китпаларын бар тик ноутбукта яза бит. Шулай ук мәдәният йортында әбиләргә бәйләү түгәрәге оештырды Язилә апай. Шәледә бик күп оста бәйләүчеләр, шуларның берсе Мөһәммәдҗанова Зоя апай. Ул нәрсә генә бәйләргә өйрәтмәде: чуклы шәлләр, бизәкле оекбашлар… Төркем членнары әле дә элемтәдә, хәлләрне белешеп торалар.

Егермен бер эчтәлекле китап. Методик кулланмалар. Оекбашлар. Келәмнәр. Авыл халкын берләштергән, күп кешегә ярдәм иткән зур-зур проектлар. Язилә апай тагын нәрсә белән гаҗәпләндерә ала икән?

Сарык асырыйм. Шәледә иң сортлы сарыклар миндә. Алдан “Романовский” дигән токымны алган идем. Хәзер “Дорпер” дигән сарыклар асырыйм. Ләкин алар бик кыйммәт йори инде, бер бәрәнен унбиш меңгә сатып алдым. Шулай һөнәрләре турында сөйләа китте ул. Ләкин диалог дәвамында шуны сиздем – бер сорау белән бигрәк тә яна ул.

Тел инде. Туган телне саклау мәсьәләсе. “Телдән бит барысы да башална, кызым”, – дип яртылаш елмаеп, туры миңа карап әйтеп куйды Язилә апай. Тырышыгыз. Укыгыз, языгыз, сөйләшегез. Хәзерге көндә тел саклау турында бик күп бәхәсләр алып барыла. Туган телебезне саклап үстерү өчен тел өй эчендә булырга тиеш. Барысы да гаиләдән бара. Аннары инде мәктәп. Дәресләрне кыскарту бер дә дөрес карар түгел дип уйлым, бер-ике сәгать эчендә тулы белемне биреп бетереп булмый. Татар телендә аралашырга кирәк. Татар телен белгән кеше унөч телне аңлый ала. Мин Россия буйлап күп йөрдем, чит кешеләр аларны аңлаганны шаккаталар иде.

Ахырга шундый сорау: язучы булырга теләүчеләргә нинди киңәшләр бирер идегез?

Өйрәнегез. Укыгыз. Языгыз. Күп языгыз. Мин үзем Әмирхан Еникины, Шәриф Камалны. Рәфкать Кәрамине, Нур Әһмәдиевны, Фатих Хөснине чын хикәя осталары дип уйлыйм. Аларны укыйм, алардан өйрәнәм. Язасы килгән кеше язсын, рәхәтләнеп язсын. Барлык кешегә дә мөмкинлек бирергә кирәк.

Бу сүзләрдән соң мин чыннан да уйланып куйдым. Мең рәхмәтләремне әйткәч тә барлык туган хисләремне ничек аңлатып әйтеп бирергә икәнен белмәдем. Шулай була икән инде ул үз эше белән чыннан да янып торган кеше белән аралашкач. Менә нәрсә ди Язилә Харис кызы турында аның укучысы:

Укытучы чыннан да иң изге һөнәр. Безнең сыйныф җитәкчебез Язилә апай алтын йөрәкле, сабыр кеше. Күпме киңәшләр бирде ул, кешеләргә карата мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга өйрәтте. Тормышны табыга, авырлыкларны җиңәргә, ялгышларны төзәтергә… Язилә апай безне тигез яратты, ихлас күңеле белән белем бирде. Хәзер  инде без мәктәпне бетергәнгә 28 ел булды. Без әле дә очрашып, бер-беребезнең хәлләребене белеп торабыз, кунакка йөрешәбез. Мең рәхмәтле мин аңа. Хәзерге “мин” булуга зур өлеш кертте ул.

Язилә апай турында күп  ишеттем, аның китапларын укыдым. Ләкин күзгә-күз карап сөйләшкәч, бер дә таныш булмаган хисләр белән таныштым. Үсергә кирәк. Укырга кирәк. Икенче юлы Язилә апай белән очрашканда “Без булдырдык! Кайгырмагыз, без сезнең сүзләрегезне хәтерлибез, алар белән янып торабыз!” диярлек булачак, ин шәә Аллаһ.

Ләйлә Хәйруллина

 

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *