Татарланың милли үзенчәлеген чит өлкәләрдә ничек саклап калмак кирәк икән

Хәзерге вакытта, руслар арасында яшәп, мин еш кына татар теле инде актуаль түгел дигән гыйбарәне ишетәм. Ләкин нәкъ менә хәзер, глобальләшү чорында, аларны бөтенләй югалтмас өчен, татар мәдәниятен, телен һәм гореф-гадәтләрен популярлаштыру бик мөһим.

Татарлар – Рәсәйдә халык саны буенча икенче урында торса да, аларның милли үзенчәлекләре көннән-көнгә югалып бара. Халыкның күп өлеше Татарстан Республикасы һәм күрше Башкортстан территориясендә яшәсә, калганнары башка өлкәләр буенча бүленгәннәр. Ләкин, әгәр Татарстанда, үз этник Ватаннарының җирләрендә, республика халкы татар мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән якыная, туган телен ишетә һәм мәктәп программасында өйрәнә икән, еракларда яшәүчеләр мондый мөмкинлектән мәхрүм. Шулай ук милли үзенчәлекне югалту, ягъни рус мохитендә яшәп, татар сөйләмен ишетмәү, балалар һәм өлкәннәр үзләренең милләтеннән торып кала.

Күптән түгел мин җәяүләп өйгә кайтып барганда, калын боз белән капланган юл буйлап, таягында таяыч эзләп, әкрен-әкрен генә китеп барган карт әбине күрдем. Мин аның янына тизрәк бардым да өенә хәтлек үткәрергә тәкъдим иттем. Ул ак чәчле, инде озын гомер үткәргән әби, шатлыгын да яшермичә, рәхмәт әйтеп, ризалашты. Без аның ишегалдына барып җиткәнче, ул инде миңа бөтен тормышы турында сөйләп бетерергә өлгерде: кайда эшләгән, ничә баласы һәм оныгы бар, ник ул поликлиникадан берүзе кайтып килә һәм дә аның мәчесенең исемен. Аннары ул минем белән дә кызыксынып китте. Минем исемем Айгөл, мин студент һәм каникулга Казаннан өйгә кайттым дидем.

– Какое красиво имя, а ты что, татарка? Я же тоже в своё время приехала с мужем из Татарии, –  диде дә ул һәм исенә нәрсә дер төшкән шикелле елмаеп куйды.

– Да, я татарка. – дип җавап кайтардым да, ул әби исемен әйтмәгән икәнен искә төшердем, – А вас как зовут?

– Наталья, – диде әби.

– А по-настоящему?

– Нәтифә.

Икенче сорауны мин уйлап та тормыйча бирдем, чөнки бу минем танышларым арасында да инде билгеле һәм таныла торган хәл булды. Әбине озатканнан соң, өйгә тиклем мин инде уйланып бардым, үз исемемнән дә баш тартырга кешене нәрсә этәрә ала микән соң?

Моннан тыш, минем танышларым арасында үз исемнәрен рус җәмгыятендә булган чакта алыштыручы кешеләр дә бар. Мәсәлән, минем танышым Зөлфия, кинәт Зоя булып чыкты. Урыс халкы арасында яшщп, урыслар арасыннан аерылмаска тырышалар кешеләр. Ят миләт арасында эшләп йөреп, шул тенденцияга ирешергә тырышып, Фәузияләр Фаяга эйләнә, Зәйнәпләр – Зояга, Мөнәвәрәләр – Машага, Саҗидәләр Софьяга. Һәм мондый үзгәрешне ул аның һәм әтисенең исемнәренең уңайсызлыгы белән аңлата, әмма нәкъ менә алар аның милләтен күрсәтергә тиеш бит, чөнки исемнәр – телнең матурлыгын һәм тирәнлеген күрсәтүче кыйммәтләрнең берсе.

Хәзерге вакытта, руслар арасында яшәп, мин еш кына татар теле инде актуаль түгел дигән гыйбарәне ишетәм. Ләкин нәкъ менә хәзер, глобальләшү чорында, аларны бөтенләй югалтмас өчен, татар мәдәниятен, телен һәм гореф-гадәтләрен популярлаштыру бик мөһим.

Соңгы берничә гасыр эчендә татар мәдәнияты һәм фәне инде зур югалтулар кичерде, бер хат системасыннан икенчесенә алыштырулар үтеп, без күп еллар алга китешебезне югалттык. Фәнни хезмәтләрне һәм әдәби байлыкны тәрҗемә итү бик күп вакытны алып, шуның аркасында күп кенә фәнни казанышлар һәм китаплар югалган. 1927 елга кадәр гарәп язуы кулланыла, ә 1927 елдан 1939 елга кадәр латиницага күчә. Аннары бу мәсьәлә тагын күтәрелә – 1939 елдан алып бүгенге көнгә кадәр татарлар кириллицадан файдаланалар. Әмма тик татар мәдәнияте һәм фәне зыян күргән зыянны инде каплап булмый.

Мин Уралның иң утрасында – Екатеринбург шәһәрендә яшим. Һәм бездән алып минем этник Ватаным башкаласына кадәр 1000 чакрым юл үтәргә мөмкин. Татарстан географик яктан ничек кенә ерак булса да, без монда мәдәниятебезне һәм туган телебезне үзебездән килгән көч белән саклап калырга тырышабыз. Хәзерге шартларда бу шактый авыр эш, чөнки бу юнәлештә иң төп эш гаилә эчендә, ягъни ата-аналар тарафыннан башкарылырга тиеш. Свердловск өлкәсе территориясендә 2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, 2002 ел белән чагыштырганда, татарларның гомуми саны 5,55 миллионнан 5,31 миллион кешегә кадәр кимегән. Быелгы нәтиҗәләре тагын да ким булырга мөмкин дип куркам, эш хәтта үлем-китем саны белән бәйле дә түгел.

Бүгенге көндә милләтеннән аерылу киң таралган проблема булып тора. Мәсәлән, минем танышларым арасында да тарихи яктан татар булган, әмма рус мәдәниятендә тәрбияләнеп, үзләрен инде татар дип санамаган кешеләр бар. Шуңа күрә безнең мәдәни кыйммәтләребезне һәм милли үзенчәлегебезне саклап калырга омтылырга тиешбез. Безнең халыкның тарихы белән кызыксындырырлык, культураны һәм татар телен өйрәтә торган җәмгыятьләр булдырырга, төрле чаралар оештырырга кирәк.

Бу мәсьәлә буенча эзләвем дә уңышлы булды һәм мин охшаш оешмалар таба алдым. Мисал өчен, Екатеринбург шәһәрендә “ЯШЕН | МОЛНИЯ” яшьләр иҗтимагый оешмасы мондый максатларда эшли икән – бу татар оешмасы, Екатеринбург һәм Свердловск өлкәсенең актив, сәләтле һәм максатчан Урал яшьләренең зур җәмгыяте. Ул, кызыксынган татар яшьләре интернет-порталында сөйләшкәннән соң җыелырга булгач, 2007-нче елдан башлап барлыкка килә икән. Чөнки беренче очрашуда ук алар оешма булдырырга кирәк дигән карарга килгәннәр. Соңгы 15 ел эчендә ЯШЕН 3 глобаль максатка ирешү өчен берләшә:

  1. Татар халкының кыйммәтләрен саклау һәм популярлаштыру, үз-үзеңне аңлау, туган телне белү һәм татар яшьләренең туган культурасын һәм тарихын белү.
  2. ЯШЕНдә һәм хәзерге дөньяда яшьләрне уңышлы үзләштерү һәм актив эш белән тәэмин итү. Иҗади, оештыру һәм лидерлык сыйфатларын ачыклау.
  3. Татар кешеләренең аерылгысыз компоненты буларак һәм һәр гармонияле үсеш алырга теләгән шәхес өчен тулы рухи үсеш.

 

Ринат Каштанов, “ЯШЕН” яшьләр иҗтимагый оешмасы председателе:

– Соңгы биш елны мин татар эшчәнлеге белән шөгыльләнәм, бу оешма председателе һәм без 2021 елның апрелендә ачкан Екатеринбургтагы Татар Мәдәният үзәге директоры булам. Безнең үзәккә сорау көннән-көн арта бара һәм безнең чараларда күбрәк кеше катнашырга теләген белдерә, һәм бу яңалыклар безнең мөһим эшебездә бик шатлангыч. Хәзерге вакытта безнең үзәктә инде офис бинасында берничә бүлмә бар, әммә ләкин киләчәктә без үз бинасы, сыйныф бүлмәләре, хореография бүлмәсе һәм зал булган тулы хокуклы Татар Мәдәният үзәген ачарга уйлыйбыз. Бу эштә авырлыклар бар һәм без аларны чишәбез, ләкин, әлбәттә, без шәһәр хакимиятеннән күбрәк ярдәм алырга теләр идек, чөнки барлык чараларны тәэмин итү зур финанс чыгымнарын таләп итә.

Хәзерге вакытта без мәдәни үзенчәлекне үстерүгә һәм милли үзенчәлегебезне саклауга юнәлтелгән берничә проект тормышка ашырабыз. Алар арасында:

  • Татар телендә сөйләшү клубы;
  • Ханбикә – милли кул эшләре клубы;
  • Балалар өчен татар теле курслары;
  • Татарча караоке;
  • Уралд буенча сәяхәт итү;
  • “Мин” проекты – кызыклы кешеләр белән очрашулар үткәрү;
  • Бию һәм баянда уйнау дәресләре. “Урал даласы” ансамбле (Уральская степь);
  • Хәйрия проектлары – мохтаҗларга акча җыю, мөселман зиратын чистарту, Корбан бәйрәме һәм ифтарлар оештыру.

 

Мәүзидә Абсатдарова (Свердловск өлкәсендәге Полевской шәһәренең физика һәм математика укытучысы, мәдәният хезмәткәре, соицаль эшләр алып баручы):

– Мин шулай дип уйлыйм. Күбесенчә урыслар арасында яшәгән-аралашкан кешеләр арасында татар теле бәлки кирәк тә түгел дип уйлаганнары күп тер, ләкин һәрбер кешенең туган теле булырга тиеш – ул кан белән бәйле әйбер. Шуның өчен бала беренче сүзен дә үзенең туган телендә әйтергә тиеш. Әгәрдә ул аны туган телендә әйтмәсә – ул кешедә авырулар килеп чыгырга мөмкин. Чөнки тел белән кан бәйләнгән.

Роберт Миңнуллинның шундый шигырь бар:

“Туган телем – анам теле”, –

Дияр әле балалар.

Туган телем – балам теле”, –

Дияр микән аналар?”

Шулай итеп бик безнең өчен әһәмиятьле сорау куела. Бүгенге көндә әниләр балалары турында шулай дип әйтә ала микән соң? Шул сүзләр күп нәрсә турында безне уйланырга мәҗбүр итә.

Чит өлкәләрдә торгач та бит безнең әниләр балалары белән татарча сөйләшмиләр. Безнең үскән чакта Свердловск өлкәсендә барсында урысча укыталар иде. Берничә классны гына куялар иде инде татарча укытырга дип, атнасына ике-өч дәрес татар теле була торган иде алар өчен. Хәзер олы-бөтен өлкәгә бер генә шундый мәктәп бар. Әммә баланың әти-әнисе өстендә иң әһәмиятьле эш тора – балалар белән өйдә дә татарча сөйләшергә. Өйдә өйрәтмәсәләр – бүтән җирдән өйрәнүнең файдасы бик аз.

Без татар концертлары оештырган чакта яшьләр татарча белсә дә белмәсә дә киләләр иде инде, андый оешмада катнашырга теләк бары белдерәләр иде.  Сөйләшергә йә биергә өйрәтә торган түгәрәгебез булмаса да, ләкин концертларга теләгән халык җиела иде.

Чит өлкәләрдә, урыслар арасында яшәп, кешеләр өчен әллә нинди зур мөһимлеге булмаса да татар әдәби телен әйбәт белүнең, анда да яшьләрне дә, олыларны да татар җырлары, татар биюләре бары бер үзләренә тарта! Шуның өчен андый концертлар оештыру безнең өчен бик зур эш! Җыр-бию аша булсада кешеләрне үз милли үзенчәлеккә, туган телләренә кайтарырга, кызыксындырырга тырышабыз – ул бик әһәмиятьле эш.

Татар телен укытмыйлар дисәң дә, югыйсә, бер булсада ата-ана мәктәпкә килеп минем балама татар теле укытын дисә, алар аны атнага бер-ике дәрес кертергә тиешьләр. Программада бар ул, Мәгариф министрлыгы аңа сәгать куяр иде! Ләкин, кызганычка каршы, ул әти-әниләренә кирәкми, язым язып йөриселәре берсененң дә килми. Авырлык шунда тора.

  Үзегез нинди максатка ирешәсез мондый чаралар үткәргәндә?

– Мин инде татарларны бергә җиеп, аларның рәхәтләндереп сөйләшкәннәрен, аралашканнарын теләдем, – ди Мәүзидә апа, – чөнки бу вакытта кем кайда икәнен белмибез, әммә алай җиелгач, нихаять, күптән күрешмәгән дусларын күрергә, яңа кешеләр белән танышырга  һәм күпмебез икәнен күрергә мөмкинчелек туа. Шул аралашуны оештырырга үзе бер бәхет!

Икенчедән инде милли киемнәребезне дә күрсәтәсе килде, аларның хәзерге модадагылары да бар, аларны да күрсәтәсе килде, аннан килеп тәмле, үзенчәлекле татар ашлары, татар культурасы белән таныштырыр өчен халыкны.

Конөертлар һәм выставкалар оештырып без әби-бабаларыбызның төрле юлаларын күрсәтергә тырышабыз: аларның үз ара сөйләшкәннәрен, аралашканнарын, ничек төрле-төрле бәйрәм оештырганнарын, сабантуйларны. Һәм тамашачыларның концерттан соң фойега чыгып аралашулары, татар көйләренә биюләре – үзе бер шифа аларның һәм безнең күңелләребезгә.

Әлбәттә, кызганыч, бер оештыручы булмаса – бөтен нәрсә тыркауланып, таралып бетә”, – дип сүзләрен бетерде Мәүзидә апа.

Чит өлкәләрдә дә актив һәм максатчан яшьләр зур фикер өчен тырышалар. Үзенең милләтеннән, мәданиятеннән, тарихыннан ваз кичкән кеше – тамырсыз калган агач шикелле булып кала, һәм бу хәл бик кызганыч. Танылган татар галимы Шигабутдин Марджани сүзләре белән бу фикерне тәмамлыйсым килә: “Диндә бу өч әйбер юк, әммә алар аны саклый. Бу – милли тел, милли кием һәм гореф-гадәтләр”. Һәм безнең өстебездә милли тарихны саклап калу гына түгел, яшь буынга тапшырыр өчен матур татар телен саклап калырга кирәк.

Айгуль Ахмадишина

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *