Среда, 24 апреля, 2024
Авторская колонка

Иген кырлары

Язгы матур, аяз, кояшлы көндә авылдан олы юлга чыгу юлындагы уң як кырда үскән игеннәрнең тигез, яшел булып үсеп килүләре күңелгә рәхәтлек бирә. Нишләп сул як кырда үскән игеннәр саргаеп, кырны чүп үләннәре басып киткән? – дип уйлап куйган арада, һавада самолет очкан тавыш ишетелеп куйды.

Тавыш килгән якка карасак, зәңгәр күк йөзендә ап- ак күгәрчендәй, кечкенә генә самолет күренде. Үз артыннан яңгыр  тамчылары сыман, зәңгәрсу төстәге төтен калдырып барганлыгы күренә. Игътибар белән карасак, ул төтен түгел, ә үсемлекләрне төрле корткыч бөҗәкләрдән, чүп үләннәреннән арындыру өчен махсус сыеклык, гербицид сибеп йөри икән. Менә шуның нәтиҗәсендә, уң як кырның искиткеч матур, гаҗәеп күренешкә әйләнгәнен аңлап аласың. Кайсыбер очракта әлеге матурлыкны, мул уңышлы кырларны барлыкка китергәндә, кешеләрнең ялгышлык җибәреп, кешелек, тереклек өчен кирәкле, файдалы бал кортларының зыян күрүе күңелгә шом сала…

Илнур Юнус

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *