Суббота, 27 апреля, 2024
Новости

Апанаевлар нәселе

Апанаевлар турында ишетмәгән кеше, мөгаен, аздыр. Апанаевлар Казан шәһәренең танылган мәчетләрнең төзелүенә сәбәпчеләр. Алар арасында Апанай мәчете (1768–1771 елларда төзелгән) һәм Яңа татар бистәсендә Ал мәчет.
Нәсел тарихына игътибар бирсәк киләсе ачыклана:
Әмәтнең Җанбулат исемле улы һәм оныгы Айтуган Лаеш улысы Ямбулат авылында төпләнә, җир эшкәртү, сәүдә белән шөгыльләнәләр. Сәүдә эшендә Айтуганның улы Үтәк баеп китә. Тиздән авылдагы йортын сатып, Казанга күчеп килә, Иске татар бистәсендә яши башлый. Ярмәкнең Казанда улы Апанай туа. Шушы Апанайдан Апанаевлар нәселе башлана.
Алман табибы, ботаник, этнограф, тарихчы, археолог һәм Казан университеты ректоры булган атаклы профессор Карл Фуркс билгеләгәнчә, XIX гасыр башында Казанда I гилдия татар сәүдәгәрләре — 5 әү, II гилдиянеке — 3 әү генә булган. Апанаевлар икесенә дә кергән. Хәсән Муса улы Апанаевның 500 мең сум шәхси капиталы булган. Казанда Апанаевлар белән сәүдәгәр Юнысовлар гына ярыша алган.
“Йосыф Апанаев һәр Корбан бәйрәмендә күп санда сарык, берничә сыер, бер дөя суйдырып, ярлы гаиләләргә өләштерә,” – дип яза Карл Фукс.
Апанаевларның Иске татар бистәсендә 14 йортлары булган, шул исәптән «Болгар» номерлары. Кунакханәдә Габдулла Тукай, Фатыйх Әмирхан яшәгәнлеге дә, ХХ гасыр башында татар мәдәнияте үзәге булып торганлыгы да һәркемгә мәгълүм.
Апанаевлар нәселе, гыйлемле булу сәбәпле, Казанның иҗтимагый тормышында да катнаша: Исмәгыйль Апанаев башлык, Муса Апанаев казый, Муса оныгы Мөхәммәтйосыф, оныгының улы Габдулла шәһәр думасының гласные булып торганнар. Йосыф Апанаев шулай ук хәйрияче булган. Заводларның һәм йортларның соңгы хуҗасы Йосыф оныгы Ибраһим Апанаев була.
Апанайлардан калган матди байлыктан тыш, аларның татар мәдәниятенә керткән өлешләре дә зур. Искә төшерик: Габдулла Габделкәрим улы Апанаев Галимҗан Барудига ияреп, Печән базары мәдрәсәсенә яңа ысуллы укыту системасы кертә. Апанайлар мәдрәсәсендә төрле елларда күренекле татар язучылары Гаяз Исхакый, Заһир Бигиев, Муса Гали, Афзал Шамов, Камил Мотыйгый белем алалар. Габдулла Мөхәммәтйосыф улы Апанаев Казанның борынгы татар гаиләләрендә сакланып калган китаплар, кулъязмалар, башка реликвияләр тәшкил итәчәк Милли музей төзергә тәкъдим иткән. Габдулла Апанаев милли мәгариф һәм мәдәният үсеше белән дә даими кызыксынып торган. Аның киңәше һәм ярдәме белән беренче татар «Китапханәи исламия»се, шулай ук «Шәрык клубы» китапханәсе дә өзлексез рәвештә яңа басмалар һәм рус классикларының әсәрләре белән тулыландырылып торган.Мөхәммәтвәли Муса улы Апанаев үзенең банктагы акчасыннан килгән табышны Икенче мәхәллә мәчете мәдрәсәсе һәм имамнары файдасына васыять итеп калдырган. Күргәнебезчә, Апанаевлар эчкерсез хәйрия эшләре белән киң танылганнар.Совет власте урнашканнан соң, Апанаевларның бөтен шәхси милекләре, байлыклары тартып алына. Ә үзләре бер-бер артлы үлемгә – атылуга дучар ителәләр.

Нурия Баязитова

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *