Воскресенье, 28 апреля, 2024
Новости

Тормыш тукталышлары

Безнең тормыш бәхетле һәм күңелдә һаман да авыр булып тора торган мизгелләр белән тулы. Һәм һәр мизгелдән без нинди дә булса сабак алабыз. Мин дә үземнең  тормышта булган иң якты һәм кайгылы мизгелләрне язып китәргә булдым.  

Беренче тукталыш. 2005 елда әбинең бертуган апайсыМөнирә апай, әни, Лилия апаем һәм мин Казахстан якларына чыгып киттек. Миңа ул вакытта ике яшь иде. Әз-мәз генә булса да, мин ул чакларны хәтерлим. Казахстанда (Осакаровка поселыгында) әбинең бакчасында тәмләп җиләк ашап йөрүләрне, Наиль исемле абыем белән күлдә йөзәргә өйрәнгәннәр истә минем. Югыйсә, ике яшьлек бала кечкенә чакларын хәтерләми диләр. Юк, кала икән шул якты һәм бәхетле мизгелләр хәтердә. Әлбәттә, барнәрсәне истә калдырып булмый, ләкин күңелдә нәрсәдер калган барыбер.

Икенче тукталыш – уку еллары. Беренче сыйныфка бару минем өчен ниндидер зур бәйрәм кебек булмады. Ә менә уку елы башлану белән хастәханәгә ятуларны һаман да онытмыйм. Көз җитәме, мин “Пневмония” яки “Бронхит” диагнозы белән хастәханәгә эләгәм. Беренче елларны бик авыр кичердем. Алты яшьлек бала берүзе, янында усал табиблар, укол кадыйм гына дип торучы шәфкәть туташлары… Куркыныч. Төннәрен үкси-үкси еладым шулчакны.

Аяксыз да кала яздым ул елларда. Көнгә җидешәр укол ясап, кроватьтән тормаслык иттеләр. Әни пыр туздырып, министерствога шалтратам дип курткытмаган булса, мине аякка баса алмый торган да итәрләр иде, дөресен генә әйткәндә. Уколларны дөрес бирмәгәннәр, күрәсең. Сүзсез…

Өченче тукталыш. Бала күңелен күтәрергә теләп, әни җылы якка путевкалар алып кайтты. Без – әни, әнинең бертуган апайсы Әнисә апай һәм мин, Анапага ял итәргә киттек. Анапага кадәр алты меңнән артык чакрым – өч көн поезда. Ул поезда барулар үзе бер кызык, күңелле. Кемдер “доширак” пешерсә, кәһвә эчсә, балык ашаса, исләре шундук вагонда тарала. Бер белмәгән кешеләр белән ул өч көн эчендә туганлашып бетәсең хәтта.

Анапага килеп төштек. Такси чакыртып, чемоданнарыбызны багажнигына төяп, отельга юл тоттык. Зур-зур таулар, виноград бакчалары, яшел басулар һәм иң мөһиме диңгез. Көннәр буе шул диңгездә яттым. Беркайчанда күрмәгән балага тансыкка шул.

Дүртенче тукталыш. 16 яшемә кадәр мин таза кыз-бала идем. Тугызынчы сыйныфка күчер елның җәендә,Сабантуйда, классташларымны очраттым. Шулчакны минем классташым Радель башкаларга: “Ул тагында тазарган” дип әйтмәсме… Мин аның бу сүзләреннән башта еладым, ә аннары ачуым чыкты. Һәм үземне кулга алып, икенче атнадан ук ябыга башладым. Беренче сентябрьга мин 3 кг ябыктым, Яңа елга кадәр – 6 кг. Март аенда апайның никахы планлаштырылган иде, шуңа күрә мин үземә 40 кг кадәр ябыгырга дигән максат куйдым. Әлбәттә, куйган максатыма ирештем, хәтта 38-39 кг кадәр төшеп беттем, ләкин сәламәтлегемә зыян килде шуннан соң, һәм кире 2-3 кг җыярга туры килде. Шулай да, хыялым чынга ашты – выпускнойда 38 нче размерлы күлмәк киеп, бөтенесен шаккатырдым.

Бишенче тукталыш. Тугызынчы сыйныфта укыганда минем яраткан рус теле укытучысы башка мәктәпкә күчте. Болай да барнәрсәне күңелгә бик якын ала торган кыз-балага бу бик зур стресс булды. Гөлшат Ринатовнаны елый-елый безне укытып бетерергә сорап та карадым, ләкин аның яңа мәктәпкә күчү теләге көчлерәк иде. Аның урынына карт кына бер әби килеп утырды. Яңа укытучының дәресләр алып бару методикасы гөмүмән аерыла иде. Без сыйныф белән Рәвилә Галимовавны башта бик ошаттың, ләкин арабызда аннары аңлашылмаучынлыклар килеп чыга башлады, ә соныннан талашып, бер-беребезне күрмәслек дәрәҗәгә җиттек. Гөлшат Ринатовна миңа мотивация бирә иде, аның тырышлыгы белән генә мин төрле конкурсларда яхшы урыннар яуладым, һәм иң мөһиме нәкъ менә ул киләчәк һөнәремне сайлауда зур роль уйнады.

Алтынчы тукталыш – унынчы сыйныфта уку еллары. Дөресен генә әйткәндә, унынчы сыйныфта мин бер-ике ай гына укыдым, ә башка айларын яки конкурсларда, яки фестивальләрдә, яки стажировкаларда булдым. Ә апрель ахырында танылган Артек лагерендә Халыкара яшь сүз осталары арасында үткәрелә торган  “Живая классика” дигән фестивалендә журналист буларак эшләргә туры килде. Бер ай буе без җылы һәм бик матур  Кырымда эшләдек. Аның табигатенең матурлыгын әйтеп бетергесез…  “Аю -Даг” тавы, дүрт-биш адымдагы диңгез, төрле-төрле чәчәкләр, агачлар, хайваннар. Кырым татарлары белән дә дуслаштык, сөйләм телләребез, йолаларыбыз күпкә аерылмый икәнен дә ачыкладык.

Кырымны бик ошатсам да, анда булган вакытта госпитальга эләгергә туры килде. Уйлавымча, җылы як климаты миңа бик килешеп бетмәде, чөнки Татарстанга кайткач та авырганым шундук бетте. Ләкин кайтканчы авыртуым көчле булды, хәтта самолетка утыргач, Кырымнан Мәскәугә төшкәнчегә кадәр (өч сәгать) борыным канады. Самолет экипажи куркып бетте, һәр биш минут саен минем хәлне сорап, тегендә-монда йөгереп йөрделәр алар. Ә инде Казанга кайтып җиткәч, күңелем тулып елап җибәрдем.

Җиденче тукталыш. Бу тукталыш белән безнең тормышта астан-өскә килде. Безнең гаилә терәге, миңа әти урынына булган, аны алмаштырган, яраткан бабаем бакый дөньяга күчте.

2 августан – 5 августка кадәр мин Биләрдә форумда идем. Ямьсез, пычрак, көне-төне яңгыр яуды ул өч көн эчендә. Табигать бабайның тиздән китүен сизгәндер инде.

5 август көнне без төшке аштан соң Биләрдән кайтырга чыгарга тиеш идек. Автобуска кереп утырдык, һәм берзаман әни шалтрата. Безнең диалогны һаман да онытмыйм.

“ – Кызым, кайтырга чыктыгызмы?

– Хәзер кузгалабыз.

– Ярар, тизрәк, исән-сау кайтып җит инде”, – диде дә трубканы куйды.

Автобус кузгалды гына, һәм әни шалтратып, бабайның үлүе турында хәбәр итте. Шулай итеп, мин кайгы төшкән өйгә кайтып кердем.

“Гафу ит, бабай, өлгермәдем бит”, – дия-дия яныннан озак кына китә алмыйча, кочаклап утырдым мин аны.

Бабай минем өчен үрнәк. Авыр чакларда әни белән бабайның сабырлыгын, тормышка карашын искә төшерәбез дә, күңел тула. Ул төшләремә дә еш керә.

“ Бабай, сагындым сине”, – дим мин аңа төштә.

“Кызым, мин дә сине бик сагындым”, – дип җавап кайтара ул миңа.

Тормыш – ул поезд. Һәр тукталышта кемдер төшеп кала, ә кемдер керә…

Ләйсән САФИНА

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *