Ислам институтын тәмамлаган хәзрәт проектлары белән шаккатыра

Питрәч районы Шәле авылы имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Латыпов үзенең имам булу юлы турында сөйләде. Авыл имамы тормышы һәм үзенең проектлары белән уртаклашты.

-Әссәләмү галәйкум вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтуһу,Тимур хәзрәт.

-Вәгәләйкүм әссәләм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтуһу.

-Үзегезнең дингә килүегезне сөйләп үтегезче.

Мин Әгерҗе районында үстем. Бишенче-алтынчы сыйныфта укыганда тарих укытучысы, ул инде мәрхүм, урыны җәннәттә булсын, балаларны намазга тартыр өчен яңа салынган мәчеттә дәресләр үткәрә башлады. Классташлар, дуслар белән шунда йөрдек. Безгә анда бик кызык иде. Менә шуннан минем дин юлым башланып китте.

-Хәзрәт булу юлыгыз ничек үтте?

-2003 нче елда мәктәпне тәмамлагач,Казанда яшәүче әбием миңа Россия Ислам институтына керергә тәкъдим итте. “Армиягә киткәнче,укып кара.Ошамаса китәрсең, ошаса дәвам итерсең”,-диде. Ул вакытта уку йортларына керергә авыр иде. РИИ да дин ягыннан үзе бер яңалык булды. Дин күтәрелеп килгән чак. Мин имтиханнарны биреп, РИИга укырга кердем. Чит илләргә барып укымадым. Укуны тәмамлап эшли башладым.

-Ни өчен имам юлын сайладыгыз?

-Миңа балалар белән эшләү ошый иде. Имам булырмын, авылда эшләрмен дип уйламаган идем. РИИны бетереп укытучы булырга җыенган идем. Ләкин укыган соңгы елларда, өченче-дүртенче курста, һәр якшәмбе мин Лаеш районы Державино авылына балалар укытырга йөри башладым. Шунда мин балалар белән сөйләшергә, аралашырга өйрәндем. Беренче тәҗрибәм шуннан башланды. Балалар белән эшләргә җиңелерәк, алар мәгълүматны тиз үзләштерә бит. Һәм шунда авыл тормышы күңелемә кереп калды, авыл халкының гадилеге ошады, менә шушылар авылда хәзрәт булырга сәбәп булгандыр. Үзе шулай туры килде, РИИны тәмамлагач, Шәле авылына хәзрәт булып килдем.

-Авыл имамы булу ничек ул?

Авылда имам булу җиңел әйберләрдән түгел. Чөнки халык төрле һәм син һәрберсенә дә кирәк. Психологияне белергә, һәрбесе белән уртак тел табарга тиешсен. Тәгәрмәчкә таяк тыгучы да, күтәреп йөрүчеләр дә була. Шуңа күрә сабыр, тыйнак булырга кирәк, имам пәйгәмбәрләр сыйфатларын үзендә тәрбияләргә тиеш. Төрле ситуацияләр белән очрашырга туры килә. Хәзрәт булу җиңел эшләрдән түгел.

-Шәле авылына килү белән Сез Коръән музеен ачтыгыз.Бу идея ничек барлыкка килде?

-Шәле зур авыл. Аның тарихы турында рәсми китаплар юк дип әйтергә була. Бар “Шәле таңнары”, ләкин анда тулы мәгълүмәт юк. Авылда иске Коръән басмалары, “Хәфтияк шәриф” китаплары, шамаильләр бик күп. Әби-бабайлар үлә, балалары ул әйберләрне кая куерга белмичә я яндыралар, я алар шулай кирәксез булып ята. Шуңа күрә, алар югалмасын, киләчәк буыннарга истәлек булып калсын дип, шундый фикер барлыкка килде. Буш бүлмә бар иде, халыкка игълан биреп, эшне башлап җибәрдек. Соңыннан бик кызыклы әйберләр алып килә башладылар. Үз куллары белән язган китаплар,  җавапнамәләр.

-“Авыл балалары өчен мәчет каршындагы Россиядә бердәнбер үсеш үзәге” турында да әйтеп үтегезче.

Бу эксперименталь проект бит (елмая). Минем максат нинди иде? Балаларны үземә җәлеп итәргә, авыл балалары да шәһәр балалары кебек төрле яктан белем алып үссеннәр өчен. Ә моны ничек эшләргә иде? Балалар белән бик күп вакыт уздырырга. Бөтенләй дини яктан гына булмасын дип, шундый берәр түгәрәк оештырырга фикер килде. Мәчет тирәсендә уйнап үссеннәр, намаз укысыннар дип, без аны ачтык.  Балалар уйнап та, өйрәнеп тә үссеннәр өчен. Бүгенге көндә без шәкертләр белән микросхемалар җыябыз, күбесе пешерү түгәрәгенә йөри. Анда да ярышлар уздырабыз, мәсәлән, кем тизрәк яки кем тәмлерәк пешерә. Ләкин аның белән шөгыльләнергә бүгенге көндә безгә кадрлар җитми.

-Нинди нәтиҗәләр ясап була?

Авыл халкы сөйли инде, балалар “әссәләмү галәйкум” дип исәнләшә башлаганнар (елмая). Мәчеткә йоргән бабайларны беләләр бит, шулар белән я түбәтәй кигән кешене күрсәләр, ислам динендәге булган сәлам белән исәнләшәләр. Авыл баласы бит инде тыйнак ,әдәпле була, зур гаиләләрдә үскәч, ачылулары авыр аларның. Халык та үзгәрә бара. Эшләвемә дүрт ел гына тула көз көне. Халык ярдәм итмәсә, булып чыкмас иде. Халык булышып кына зур нәтиҗәләргә ирешеп була.  Шуна күрә авыл халкы ярдәм итә, булышып торалар. Нинди генә проект булмасын, нинди генә бәйрәм булмасын, ярдәм кирәк булса, бүләкләр алырга туры килсә: “Хәзрәт, шалтырат, булышабыз”- диеп торалар. Аларга зур рәхмәт. Мин дә идеяларым белән уртаклашам, алар белән киңәшләшәм. Алардан хәер фатиха алып торам. Үзем генә эшләмим, ярдәм итүчеләр куп. Шулай ук район җитәкчеләре дә булыша. Мәсәлән, автобус бирәләр экскурсияләргә йорергә.  Җирле үзидарә пожарный сигнализацияләр алырга булышты.

-Нәтиҗәдә нинди нәсыйхәт әйтер идегез?

-Дини уку йортларында укыган шәкертләргә, егетләргә һәм кызларга, курыкмыйча, Аллаһка тәвәккәл кылып, Аллаһның ярдәменә ышанып һәрбер эшкә тотынырга. Изге дәгъвалыкта, дин тарату юлында курыкмыйча гына эшләргә, чөнки Аллаһ Тәгалә үзенең колларын ташламый.

Җавапларыгыз өчен рәхмәт,Тимур хәзрәт. Әссәләмү галәйкум вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтуһу.

-Вәгәләйкүм әссәләм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтуһу.

Нурия Баязитова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *