Вторник, 18 июня, 2024
Литературное творчество

Стихотворение для мамы

Әнием Гөлнурга

Әнием, сиңа сагынып хат язам,
Хат юлларым сарган сагышлар.
Озак кайталмадым яннарыңа:
Булды инде, әнкәй, ялгышлар.


Бик сагынам, әнием, мин сине,
Төннәремдә уянып боегам.
Күңелем сөйләшә синең белән,
Уйларым чаба авылым юлыннан.


Балан бәлеше күпереп пешкәч,
Көтәсеңдер безнең кайтканны.
Ишекләрне ачып карыйсыңдыр,
Көзге җилләр какса капканы.


Ак чәчләрең дә күбәйде шул,
Яшең генә түгел, гаеп бездә дә.
Кайтырлар, диеп юрыйсыңдыр,
Төшләреңдә безне күрсәң дә.


Бакчамда бик күп ал чәчәкләр!
Барысы сиңа, әнием, тик сиңа!
Чыдамлыгың, күңел җылың өчен
Башым иям синең каршыңда.


Әнием, сиңа сагынып хат язам,
Җавап язма, әнкәй, көтәлмим.
Хатыңнан алдан үзем кайтам,
Сагынуларга һич тә түзәлмим.


Сүз бирәмен сиңа, ӘНИЕМ !!!


Перевод:
Мамочка, пишу письмо тебе, родная!
Меж строк виднеется моя печаль.
Все недосуг приехать было мне. Я знаю,
Ошибки есть у каждого. Мне жаль…


Ах, милая, как сильно я скучаю!
Проснувшись ночью, думаю о том,
Как я бегу по улицам родного края
И говорю об этом будто бы с тобой.


Когда поспел пирог в твоей печи,
Ты ждёшь, что забежим мы в отчий дом.
Но открывая свою дверь в ночи
Не видишь нас, лишь ветер за окном.


Как много у тебя седых волос…
Но ведь идут года, и мы не молодеем.
Мы ВСЕ стареем… А ты просто ждешь,
Как в сне твоём, что все домой приедем.


В В моем саду так много розовых цветов!
Их все тебе я подарю, родная!
Пусть будет все: терпение, тепло души, любовь!
И пред тобой я голову свою склоняю.


Ах, мамочка! Пишу письмо и так скучаю!
Не начинай писать ответ, я не дождусь.
Быстрее своего письма я прилечу, родная!
Соскучившись так сильно, я домой вернусь!


Я обещаю, мама.

Студентка 1 курса факультета “Журналистика”

Гузяль Рахмангулова

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *