Среда, 21 февраля, 2024
Новости

Һәр милләтнең бурычы

Татар теле язмышы күп гасырлар эчендә  күпме авырлыклар кичерде, шуңа карамастан телебез безнең заманнарга килеп җитүе -зур хәзинә. Әммә ләкин, заманалар алга барган саен тел мәсьәләсе икенче планга күчеп бара.

Рус теленнән тыш, Россияда 25 дәүләт төбәк теле һәм тагын 15 тел рәсми статуска ия, ягъни алар үзләрендә китаплар, газеталар нәшер итә һәм мәктәпләрдә үз телләрен өйрәнә алалар. Россиядә иң киң таралган милли тел-татар теле. Бөтен Россия буенча 5,5 миллион татар телендә сөйләшүче кешеләр бар, күбесе Татарстан Республикасында яшиләр. 1992нче елда «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында»гы закон кабул ителде. Аның нигезендә татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды. Нәтиҗәдә, татар теле дәүләт теле итеп кабул ителде  һәм ул республикабызда яшәүче һәр кешегә укытыла башлады.

В.В. Путин 2017 елны яңа уку елы алдыннан: «Төбәкләрдә гражданнарның милли телләрне ирекле өйрәнү буенча хокуклары бозылмавын тикшерергә» дигән йөкләмә бирде. Җирле мәгариф министрлыгына да мәктәпләрдә рус телен укыту сәгатьләрен арттырырга бурыч куелды. Рус милләтле ата-аналар, хәттә, үзләре татар милләтеннән булган ата-аналар да, урыс теленнән караганда, татар дәресләре күбрәк дип, каршы чыктылар. Шуңа күрә Татарстанда ата-аналар телләр мәсьәләсендә ике лагерьга буленде.

Шул хәлләрне ачыклар өчен МБОУ « М. Җәлил ис. №26 лицей » директоры Тухфатулов Наил Ринат улына мөрәҗәгать иттем: «Монда бөтен яклап та хөкемәтнең дә, мәктәпнең дә, органнарның да эшләп җиткермәвенең нәтиҗәсе, дип уйлыйм. Татар теле бит ул бер генә тел түгел, ә Алтай телләре классификациясына кергән бик күп телне үзенә берләштерә. Татар телен беләсең икән, син бик күп телләрне анлыйсың дигән сүз. Менә шуны җиткерү булмады ата-аналарга, яхшылап аңлаткан  булсалар, шулай килеп чыкмас иде».

Татар телендә юньләп сөйләшергә дә өйрәнмәгән рус телле балага грамматика, фонетика, синтаксис һәм тагын әллә нинди бүлекләрне өйрәтүнең нәтиҗәсе булырмы икән? Шагыйрьнең фикере “Монда мәгариф системасында гаеп бардыр инде, чөнки хәзерге программаларга күз салсак күп кенә ата-аналарның зарын аңлап та була. Чөнки эштән арып кайткан ата-анага баласын укытып утырасы килми. Ә методикага күз салсаң шундый авыр терминнар, кагыйдәләр, ә моны бала ничек аңларга тиеш? Хәттә  ата-анасы аңламый аны. Шуңа күрә  монда татар телендә гаеп түгел, ә өйрәтү методикасында ».

Бүгенге заманда телекоммуникация, компьютер технологияләре һәм киң мәгълүмат чаралары кешене бәйләп алды. Олысын да, кечесен дә наркотикка ияләшкән кебек телефон кесәсеннән аерып та булмый. Шул сәбәпле кирәкмәгән мәгьлүматләр белән тупланганга күрә, хәзерге балалар да фикерләү сәләте аз. Шуңа да укытучылар бүгенге балаларның белемгә омтылмавыннан зарлана, күрәсең. Шуңа күрә, укыту методикасында баланы кызыксындыру ысуллары булырга тиеш.

“Безне беркем дә татар телен өйрәнергә мәҗбүр итә алмый. Әгәр гаиләләрдә туган телдә сөйләшмиләр икән, балалар телне белмәячәк », – диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңниханов.

Әйе, мәҗбүр итеп кенә телне өйрәнеп булмый. Чөнки туган телгә гаиләдә мәхәббәт булса гына тел кыйммәте сакланыр һәм туган иленә хөрмәт булыр. Педагогика фәннәре кандидаты Айдарова Светлана Ханип кызы үз фикерләрен белдерде: «Әлбәттә монда сәбәпләр күптер: шуларның берсе, бәлки чыннанда дәресләрнең авыр булуыдыр, бәлки укытучыларның методика яктан әзер булмаулары һәм монда гаиләдәндә килә. Татар телен мөһим икәнен аңлап, хәттә, рус милләтеннән булган ата-аналар да балаларын татар төркемнәренә укырга бирүчеләр бар. Шуңа күрә күп нәрсә гаиләдән дә тора дип уйлыйм ».

Фәннең, мөхитнең үсеше баланы үз телен өйрәнүгә кызыксынуын арттырырга, ярдәм итәргә тиеш. Татар телена кызыгу артсын өчен, нинди мөхит тудырырга кирәк? Тарих фәннәре кандидаты, доценты Гимазова Рафилә Алмарис кызы: « Тел үссен өчен билгеле бер мөхит булырга тиеш, мәсьәлән эшкә кергәндә аның конкурентлык дәрәҗәсе һәм шушы ике телнең файдалану дәрәҗәсе тигез булганда, телнең яшәешенә, үсешенә зур йогынты ясаячак. 90-нчы елларда безнең кайбер башка милләт кешеләре дә Татарстанда дәрәҗәдәге урынга ирешер өчен татар телен сукалыйлар иде, чөнки аларга шушы урынга утыру  иреклек һәм карьера үсеше бирә иде. Бүгенге көндә шундый  мөхит юк ».

Бу очракта ата-аның да фикерен тыңлап карыйк: «Тел мәсьәләсе  РФ субъектында бертөрле булырга тиеш дип уйлыйм, чөнки татар телен рус теленә караганда күбрәк уку сәбәпле балалар Казан мәктәпләрен тамамлагач Самара, Мәскәү, Санкт-Петербург кебек уку йортларына керер өчен авырлык белән имтихан тапшыра ».

Чистай районнан тулы урта белемне тәмамлаган укучының фикер карашлары: «Мәктәптә укыган вакытта безгә атнасына дүрт татар теле дәресе керә иде, ә  рус теленнән БДИ тапшырасы булуына карамастан, бу фән атнасына бер генә керә иде. Шуңа күрә репетиторлар ялларга туры килде ».

 

МБОУ « М. Җәлил ис. №26 лицей директоры Тухфатулов Наил Ринат улы кызыклы мәгьлүматләр тапшырды: « Бүгенге көндә ата-аналар арасында бик кызыклы тенденция башланды: кемнәр рус телен ана тел дип сайлаган балалар хәзер яңадан татар теленә күчәргә теләп гариза алыштырырга  килә башладылар ».

Татарстан республикасы мөфтие Камил Сәмигуллин үзенең бер чыгышында: «Тел- әле ул әманәт тә» – дигән иде. Әйе, тел – ул рухый байлык. Шул байлыкны әманәтка тугры булып кына саклап калып була, ягъни, беренче чиратта һәр кеше, һәр милләт Аллаһ каршында телне саклауны үзенең бурычы  икәнен аңласа башка мәсьәләләр дә җиңел чишелер, яисә мондый хәлләр килеп чыкмас иде. Югарыда әйтелгән фикерләр белән килешеп урталыкны табып эш итсәк, һичшиксез, нәтиҗәсе уңай булыр дип уйлыйм.

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *