Среда, 21 февраля, 2024
Новости

Күнеле тулы матурлык

Язмыш! Каһәрле тормыш! Качак адәм баласын көтмәгәндә – уйламаганда судан алып утка саласың. Сынауларны җинә белгәннәре генә тормыш дулкыннарында югалып калмый, тапканна шөкер кылып, һәр туган көнгә шатланып яшәвен дәвәм итә. Юк, алтын таулар да, хан сарайлары да көтми, өмет итми ул. Бүген минем сүзем иртә язмыш сынауларына кагылган Зимфира әби турында.

Зимфира әбине тормыш иркәләмәде, аңа бик иртә ачысын-төчсен татытты, ятимлек газапларыннан да мул өлеш чыгарды. Биш яшендә үк аңа карыннан, җылысыннан мәхрүм була. Әтисен сугышка озатканда Үгәй әнисенең үз өч баласы – балалардан иң зурлардан булып ун бер яшьлек Зимфира кала. Әби әле дә хәтерли, -“Әти арбага мине утыртып авыл башына кадәр алып барды. Әтием мине битемнән үбеп, үз кочагына сыйды “Мин кайтканчы зур үс, кызым, яме?!” дип колагыма пышылдап, саубылашты. Һәрвакыт үгәй әни әйтә торган иде “Торналар бәхет алып килә, кызым, әтиеңне дә алып кайтырлар  менә”, дип юата торган иде. Алып кайтмады аны торналар. Хәбәрсез югалган дигән хәбәре генә килә. Әтисен алып кайтмасалар да, алар аның гомерлек юлдашына әверелде. Менә ничә еллар инде ул торналарны язын сагынып каршы ала, көзен озатып кала. Үз гомерендә тагын “Әти” дип әйтә алмавын үксеп елаган чакларын еш искә ала “Ятимлек – мәңге төзәлми торган йөрәк ярасы” – ди ул.

Зимфира әби балалардан иң өлкәнерәге булгач Үгәй әниенә йәреп урак урайлар, көлтә ташыйлар, суыклар башлана башлагач урман кисәләр. “Киндер күлмәгендә кидек, киндер штанның бөрмәсе тулы бэт, башка сарык йоненнән өч почмаклы итеп шәл бәйлибез, аякта тишек чабата, алырга акча юк. Ашарга ипи  юк, черек бәрәңге күмәге дә, табада юкә орлыгы да кыздырып ашарга туры килде” – сөйли Әбием.

Еллар үтә килде, болындагы матур чәчкәләрдәй сылу кыз үсеп җитте. Ачык көрән күзләре очкынланып янып тора, дугаланып киткән кара кашлар, ә куе керфекләре арасыннан бер сирпеп караса йөрәкккә ял була, гөлҗимеш чәчкәсен хәтерләткән алсу маур иреннәре генә ни тора. Әммә иң сокландырганы биленнән узган юан кара чәч толымы. Шатлыктан балкып торган кыз матур тормыш, бәхет турында хыяланды.

Кыз чагында торф бассейнында, урман кисү эшләренә, аннары гомер буе колхозда эшләде. Язмыш җилләре Биҗ суында коенып үскән карачкыл чәчле,  янып торган зәңгәр күзле Фәрит Ахметов белән тормыш юллары бәйләнде. “Фәрит абыегызга белми-күрми килдем – Болгар авылыннан урлап алып кайтты мине. Кире кайтып китмәдем инде. Кайчан да бер тормышка чыгарга кирәк бит. Иптәш кызларым күптән кияүгә чыгып бетте, ә миңа инде 25 яшь тулган иде. Үкенмим, картым акыллы булды. Икәүләп бергә тарттык тормыш йөген, эшләдек тә, ашадык та” – ди әбием, күңеле тулып, күзләре яшькә чыланды. Кулъяулыгын бишмәтеннән алып, җыерчыкланып беткән куллары белән битен сөртте.

Кыз урлау йоласы буенча бер-берсен күрмичә-белмичә танышып та, аларның бер җан, бертән булып 63 ел тату гомер итүләре үзе могҗизага тиң. Ә аның сере-догада. “ Сабый чагымда теләгән теләкләремнең  барысы да тормышка ашты” – дип искә ала Зәнфирә әби. Менә инде бабайның вафат булуына 2 ел утеп китте “ Көндә җылыйм, җыламаган көнем дә юк. “Сагынып сөйләрсең әле”- диде бабаем, сагынып сөйләүдән файда бар мени “сагынып җыларсың гына димәде” дип, яшләрен сөйртә, сөйртә самавардан чәй ясады.

Күпме кырыс сынаулар узган Зимфира әбием бүген дә ачык чырайлы, шундый үк сөйкемле. Ил бәйсезлеге өчен гомерләрен аямыча, киләчәгебез хакына тырышкан өлкән буынның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә тормышыбыз бүген оҗмахта тиң. Зур хөрмәткә лаек булган әби-бабайлардан фәһем алып һич зарланмыйча, тормышыбызга шөкер итеип, аның кадерен белеп яшәсәк иде. Әмин.

Люзия Шамсиева

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *