Воскресенье, 28 апреля, 2024
АктуальноеЗарисовкаЛитературное творчество

Монда укуым белән мин бәхетлемен

1 курс читтән торып уку бүлеге студенты Илнур Юнусов «Шакирд» журналистына Россия ислам институтының журналистика юнәлешендә сессия барышы турында сөйләп китте

Җәйге сессияләр.​ Без 16 майдан 3 июньгә кадәр чираттагы уку сессиясенә җыелдык.​ Казан ислам институтында читтән торып укучы студентлар өчен сессия дәвам итә. Без дә, журналистика​ факультетында​ укучы студентлар, сессиядә катнашу өчен уку йортына җыелыштык. 1 курста гына булуыбызга карамастан, безгә белем бирүче укытучылар һәм коллектив белән дуслашып беттек. Әлеге уку йортында​ белем алуы миңа бик ошый. Безгә белем бирүче укытучыларның барысы да үз эшләренең​ остасы диясе килә. Без тирән белем алсын өчен бик тырышалар, безне кызыксындырган сорауларга тулы җавап бирәләр.

Алган белемнәребезне ныгыту өчен төрле сәяхәтләр оештырыла. Шуларның берсе​”Яңа гасыр” телевидениесенә барып, андагы эш барышы турында үз күзләребез белән күрергә насыйп булды. Безгә, булачак журналистлар өчен, әлеге сәяхәтта катнашу күп уңай кичерешләр калдырды. Әлеге мөмкинчелекне тудырганы өчен журналистика кафедрасы мөдире Гильманова Айгөл Нургаян кызына группабыз исеменнән зур рәхмәтләребезне җиткерәсем килә.​ Безнең сессия көннәребез​ санаулы көннәрдән генә торса да, без шул вакыт эчендә мөмкин кадәр күбрәк дөньяви һәм дини белем алып калырга тырышабыз.

Бирелгән өй​ эшләренә хәзерләнү һәм өстәмә белем алу өчен күп китап булган, уңайлы китапханә бар. Компьютер классы булу белем алу өчен өстәмә уңайлыклар тудыра. Ә төшке аш вакытында институт бинасында урнашкан ашханәдә тәмле ашлар, төрле ризыклар белән тукланып алырга мөмкин. Кыскасы, Казан ислам институтында кирәкле белем алу өчен барлык шартларда булдырылган, монда укуым белән мин бәхетлемен.

 Илнур Юнус, 1 курс журналистика бүлеге студенты

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *