Понедельник, 29 апреля, 2024
АктуальноеКультураНовости

Арчада музыкаль тамаша узды

13нче ноябрь көнне Арча район Мәдәният йортында “Авыл блогерлары” дип исемләнгән музыкаль тамаша булып узды. Ул, тамшачылар соравы буенча, районда инде икенче тапкыр куела.

Тамашада актерлар булып Арчаның район Мәдәният йортында эшләүче хезмәткәрләр катнашты. Сценарий авторы – оешманың сәнгать җитәкчесе Ләйлә Хәкимова, режиссер – мәдәният йорты директоры – Рамил Мөхетдинов.

“Былтыр без “Йолдыз буласым килә” дип аталган музыкаль тамаша куйган идек. Аны халык бик җылы кабул итте, шуңа күрә быел сезон ачылышына без яңа мюзикл уйлап таптык. Социаль челтәрләр темасы бик актуаль. Хәзер балалар да, өлкәннәр дә блог алып баралар. Минемчә, барысы да блогерлар кебек. Бер яктан караганда, әлбәттә, бу көлкеле әйбер, ләкин, икече яктан, аның да үз минуслары бар. Күп кеше телефоннарга баткан, хәзерге заманда җанлы аралашу да җитеп бетми. Шуңа күрә мин бу проблеманы ачыкларга булдым. Тамашачы өчен актерларның төп фикерне бирә белүе дә зур урын алып тора. “Авыл блогерлары” дип исемләнгән музыкаль тамашада һәркем үзен күреп утырды дип уйлыйм”, – уртаклашты Ләйлә Хәкимова.

Мюзиклны тамашачы бик яратып кабул итте, тулы зал белән карады, шуңы күрә “Авыл блогерлары” 29ны ноябрь көнне 19:00 сәгатьтә Арча мәдәният йорты сәхнәсендә кабаттан куелачак.

Эльза Минашаева, “Журналистика” юнәлешендә 1 курс студенты

Фото: Арча район Мәдәният йорты

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *