Среда, 21 февраля, 2024
ИнтервьюРелигия

Тимур хәзрәт Латыпов Шәле авылы имамы тормышы турында

Россия Ислам институтын тәмамлап, Тимур хәзрәт Латыпов Питрәч районы Шәле авылының “Заһир” мәчетенә имам-хатыйб  булып кайта. Ул килү белән зур үзгәрешләр күзәтелә: мәчеткә йөрүче балалар, дини белем алырга теләүчеләр саны күпкә арта. Тимур хәзрәт авыл мәчете имамы тормышы турында сөйләп китте.

– Тимур хәзрәт, сез үзегез Шәле авылыннан түгел. Кайсы яклардан килүегез һәм “Заһир” мәчете турында ничек ишетүегез турында сөйләп китегез.

Мин Әгерҗе районында туып үстем. Ул Казаннан якынча 400 чакрым ераклыкта урнашкан. 2003 елда урта мәктәпне бетереп, Россия Ислам институтына укырга керергә булдым. ВУЗны тәмамлагач мина Шәле авылына имам булып эшләргә кайтырга тәкъдим иттеләр. Озак вакыт үтмәде, мин “Заһир” мәчетенә кайттым. Моңарча Шәле турында ишеткәнем юк иде.

– РИИда укыган көннәрегезне искә аласызмы?

– Әлбәттә. Институтта укыган дуслар белән без әле дә элемтәдә. Очрашкан саен уку йортында үткән кызыклы вакыйгаларны искә алабыз. Без еш аралашабыз. Иң кызыклы вакыйгалар, әлбәттә, тулай торакта торган вакытта булды. Дүрт ел эчендә булган чаралар эле дә күз алдында. Экзаменна биргән вакытлар хаман хәтердә.

– Ислам институты турында ничек белдегез?

– РИИда (алдан РИУ) теология факультеты ачылган вакытлар гына. Ул вакытта минем Казанда яшәүче әби “Мөһәммәдия” мәдрәсәсендә укый иде. Анда югары дини уку йорты турында ишетеп, туганнар миңа Ислам институты турында сөйләделәр.

Сез авылга кайту белән авыл мәчете һәм мәдрәсәсе зур үзгәрешләр кичерде. Куйган максатларыгыз барысы да чынга аштымы?

– Мәчеткә кайтканда максатлар, планнар бик күп иде. Балалар белән эш итүне без беренче чиратка куйдык. Куйган максатларның күбесе чынга ашты: мәчеттә ремонт ясалды, балалар үзәге ачылды. Укудан тыш алар төрле өлкәләрдә үсеш алалар. Без ирешелгәннәрдә туктап калырга җыенмыйбыз, планнар куп, ләкин әлегә алар кәгазьдә генә. Барысын да башкарыр өчен көч һәм вакыт кирәк.

– Хәзерге көндә мәчеттә балалар өчен бик күп проектлар оештырыла, төрле түгәрәкләр ачыла. Алар турында да сөйләп китегез.

– Мәчеттә бүгенге көндә өч түгәрәк эшли. Беренче елларда алар юк иде, мәдрәсәдә генә дәресләр алып барылды. Мәчеттә ремонт ясаганнан соң без анда балар өчен аерым булмә ачырга булдык. Эшли торган түгәрәкләрнең берсе – ашарга пешерү. Бигрәк тә кызлар яратып йориләр, балалар арасында малайлар да күтәтелә. Хәзер инде алар төрле ризыклар пешерә беләләр. Икенчесе – радиокружок. Анда без малайларны электроника белән бәйле төрле әйберләр ясарга өйрәтәбез. Интернет аркылы кирәкле әйберләргә заказ бирәбез һәм проектларны бергә утырып эшлибез. Өченчесе – тегү түгәрәге. Ул күптән түгел генә ачылды. Түгәрәк һәр ял алып барыла, әлегә бер дәрес кенә үтте. Беренче көнне үк кызлар ясалма чәч резинкасы тегеп кайтып киттеләр. Түгәрәкләрдән тыш без мәдрәсәгә йөрүче балалар белән ял көннәрендә район үзәгенэ барабыз. Анда без йә  боз сарана кереп тимераяк шуабыз, йә бассейнда коенабыз. Досуг турында онытмыйбыз.

– Мәчет, мәдрәсәдән тыш сез онлайн да белем бирергә тырышасыз. YouYube каналында гарәп теленә өйрәтәсез, лекцияләр укыйсыз, хәзерге көндә еш кулланыла торган Telegram турында да онытмыйсыз. Социаль челтәрләрен алып бару серләрен ачып китмәссезме.

– Пандемия башлану белән мәчеттә дәресләр алып бару мөмкинлеге бетте. Шул вакытта мин социаль челтәргә күчергә кирәк дигән фикергә килдем. Мәчеттә балаларны җыеп булмагач, социаль челтәрләрендә эшләр өчен кирәкле әйберләрне сатып алып, дини белемнәре онлайн бирергә булдым. YouTube каналында атнага 1-2 видеоурок чыга. Хәзерге көндә утызга якын видео җыелды. Барысын да үзем төшерәм. YouTubе каналында видеолар берничә категориягә бүленгән. Мәсәлән, гарәп телен өйрәнергә теләүчеләр өчен хәрефләр буенча дәресләр чыга. Шулай ук мин өлкән кешеләр өчен татар телендә 1-2 минутлык кыска вәгазьләр чыгарырга, актуаль сорауларга җавап бирергә тырышам. Телеграм каналында да шундый ук дәресләр, ләкин анда күбрәк аудио форматында. Instagram’га мәчеттә бөтен барган эшләрне кертеп барам. Мәсәлән, нәрсә үзгәрде, нәрсәгә акча тотылды, нинди эшләр башкарылды. Яшьләр кубесенчә шушы социаль челтәрдә утыралар.

– Сезнеңчә дини блогларда нәрсә җитми?

-Татар телендә мәгълүматлар бик аз. Рус телен начар белүчеләргә, өкәннәргә  актуаль сорауларга җаваплар табу кыен. Шуңа татар телендәге дини блоглар саны артса яхшы булыр иде.

– Ахырга имам тормышы турында сойлəп китмəссезме.

-Имам ул кешеләр белән эшли, ә кеше белән эш итү һәрвакыт авыр. Без дин аңлатабыз, белемнәр бирәбез, үз проблемалары белән килгәннәргә булышабыз. Туганда Аллаһы Тәгалә һәрбер кешегә төрле сыйфатлар бирә.Сабырлык, юмартык…Ләкин имам дигән вазыйфа аерым сыйфатлар сорый. Шуларның берсе – альтруизм, ягъни үзеңне онытып, бөтен җаның белән эшкә кереп китү. Үзләренең проблемалары белән килүчеләр куп була. Андый кеше инде имамда актык өметен күрергә мөмкини. Мондый очракларда имам тиешле каршы алып, килүчегә ярдәм күрсәтер тиеш. Бөтен күңелеңне биреп тыңлау мөһим. Ярдәм итәргә кирәк, мәчеткә тагын килсеннәр дигән уй беренче чиратта. Шунысы бар, гаилә вакыты да кешеләргә булышуга китәргә мөмкин. Мәсәлән, утырып ашаганда чакырып алалар. Бу очракта килүченең зур проблемасы бардыр дип уйлап, юк дип тә әйтеп булмый, ләкин хатын, балалар белән үткәргән вакытны да бүләсе килми. Шуңа алтын уртаны таба белеп яшәргә кирәк. Яшь, урта яшьтәге имамнардан төрле зарланулар ишеткәнем булды. Кемгәдер нәрсәдер җитми. Минемчә, имам вазыйфасы андыйлар өчен түгел. Безне бер кеше дә көчләп эшләтми. Әгәр күңелдə юк икән, эш яхшы бармыйчак. Имам булу җиңел вазыйфа түгел, ләкин өметең булса, Аллаһы Тәгалә бөтен юлларны ача. Ул тиешле кешене тиешле вакытта җибәрә, ярдәмсез калдырмый. Мин авылга килгәндә бернинди дә хезмәт хакы турында уйламаган идем. Аллаһ ташламас, эшләп карыйм дип кайттым. Кайда торырмын, нәрсәгә яшәрмен дигән сораулар, әлбәттә, булды, ләкин артыгын сорамадым. Авылга бер сумка белән килеп урнаштым. Инде алты ел үтте, хәзерге көндә барысы да бар, Аллаһы Тәгалә барысын бирде: гаилә кордым, өй салдык, машина да бар. РИИ студентларына шуны әйтәсем килә: эшләгәндә бөтен якны тигез күрегез. Гаиләне дә, эшне дә. Икенче киңәш – бер дә борчылмагыз, әгәр өмет бар икән, Аллаһы Тәгалә булышачак, кирәкле юлларны ачачак.

Ләйлә Хәйруллина, 1 курс

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *