Четверг, 30 мая, 2024
АналитикаЗарисовкаИнтервьюИстория одной мечетиНовостиРелигия

Коронавирус, үлем һәм зират

Арча станция зиратында урыннар көннән-көн кими. Көнгә бишешәр кабер казыйлар хәтта. Әле күптән түгел генә зиратның яртысы да тулмаса, хәзер  мәетләрне “бер-берсе өстенә” күмәләр дә дияргә мөмкин. 

Ял көннәрдә зиратка кереп чыгарга туры килде. Андагы хәлләрне күреп исең-акылың киттәрлек, чыннан да. 

 

“1992, 1994, 1995, 1998, 1999, 2007 елларда туганнар гына бит әле!…”

 

Зиратка кердек. Каберләр күп. Керү юлында элегрәк күмелгәннәр, ә эчтәрәк – яңалары.

Төрле-төрле кабер ташлары, чардуганнар. Берсенең кабер ташында зур итеп йөзе ясалган, икенчесенең каберендә уенчыклар ята. Кемгәдер хәттә мәрмәр ташыннан зур койма төзеп куйганнар. Танылган кеше булгандыр инде…

Уң якка менә торгач, 1945 елдан алып 1975 елга кадәр туганнар рәт-рәт төзелеп киткән. Әле яңа гына каберләр.

Менә ике пар да ята. Әби белән бабай. Өч көн аерма белән үлгәннәр.

Короновирустан үлгән икәннәре дә ачыкланды шулчак.

“Октябрь аенда гына Арчада 11 мең кеше зарарланды”, – дип сөйләде  күрше Ләйлә апай (исеме үзгәртелде). Соңгы арада бу вирустан үлүчеләр шактый күп, чыннан да.

Әзрәк алга таба баргач, күз өч ир-атка төште. Алар эскәмиядә әле генә казылган кабер янында тәмәке тартып утыралар иде, ә кырыйларында көрәк ята.

“Тагын бер урын әзерләп куйганнар. Кемнедер җирләргә көтәләр “, – дип уйлап куярга мөмкин.

Каберләрне дә берсе-берсенә якын казый башлаганнар, чардуган куярга урын  юк та диярлек.

Бераз сулга таба атлый торгач, күздән яшьләр тагын да катырак агырга тотынды, ә йөрәк әрни башлады.                                                      Бу якта яшь егетләр һәм кызлар күмелгән. 1992, 1994, 1995, 1998, 1999, 2007 елларда туганнар гына бит әле! Кызганыч…

Ул көнне безнең таныш егетне дә күмделәр. Ялт итеп торган, тормышҗанлы  менә дигән яшь егет, өч атнада дигәндәй, бетте дә китте. Теге зәһәр коронавирус алып китте аны да. Бер дә ышана торган түгел.

Кабере өстенә роза чәчәкләрен төрткәләп куйганнар. Бердәбер малай, гаиләнең ышанычы.

Әти-әнисенә нинди авыр кайгы бит ул – үзеңнең балаңны күмү.

 

Чир үпкәләрен 80% ка кадәр зарарлады, шуның белән бетте дә инде…”

Каршыбызга танышлар да очрады. Бер апай малае белән әтисенең яңа гына куелган чардуганын карарга килгән. Сөйләшә торгач, аның әтисе дә бу явыз вирустан үлгән икәнен белдек.

“Менә дигән әти дә китеп барды. Йөз егерме килолы, таза, сәламәт әти тиз арада ябыгып бетте. Чир үпкәләрен 80% ка кадәр зарарлады, шуның белән бетте дә инде”, – дип сөйләде ул.

“Кайсы хастәханәдә ятты?”, – дип сорадык без.

“Казанның инфекцион хастәханәсендә. Теге “Красный зона” дигәнендә. Эх, алдан белгән булсак башка хастәханәгә күчерергә кирәклеген, болай булмас иде. Соңыннан гына аңладык шул “Красный зона”дан кеше кайтмый икәнен”, – диде дә, күзләреннән яшьләр түгелде.

 

Үлүчеләр күп, ИВЛ аппаратлары да җитми…”

 

Коронавирусның яңа штаммы тагын да явызрак, катлаулырак, беркемне дә җәлләми. Яшьме син, картмы син – аңа барыбер.

Безнең күрше Ләйлә апай (исеме үзгәртелде) хастәханәдә шәфкать туташы булып эшли. Ул көн саен эштән соң безгә кереп чыга. Арчада үлүчеләрне, терелүчеләрне, ДТПга эләккәннәрне һәм йөрәк белән газап чигүчеләр турында һәрвакыт аның аша беләбез.

“Күрсәгез иде сез андагы авыручыларны. Йөрәк түзми, елыйсылар килә. Көннән-көн арталар бит. Вирусның яңа чыкканы тагын да көчлерәк. Бер атна да дигәндәй кешедән мәет ясый. Үлүчеләр күп, ИВЛ аппаратлары да җитми. Бик авыр хәлдәгеләрне генә Казанга җибәрәләр, анда да урыннар санаулы”, – дип сөйли ул.

Күрше апайның бу сүзләре йөрәгемә үтеп керә. Әле күптән түгел генә матур эссе җәй узды, ә көз шундый бәла-казалар белән килер дип кем уйлаган?! Уен сыман вирус, якыннарыма, танышларыма йога башлады.

“Бер белмәгән кеше шулай уйлаячак та…”

Без зиратка кергән көнне һава торышы ямьсез, салкын, кояшсыз һәм әче җилле иде.

Без танышларыбыз белән сөйләшеп торганда тагын да катырак җил чыкты. Зират уртасында торган бытовка янындагы каплаулы бер зур корылманы алып атты ул.

“Егетләр, алып куегыз инде, чардуганнарны вата бит”, – дип кычкырды бытовка эчендә кереп утырган теге өч ир-атка танышыбыз. Берсе дә селкенмәде. Ничек тәмәкеләрен тартып утыралар иде, шулай ук тыныч кына утыруларын дәвам иттеләр.

Әлбәттә, бер белмәгән кеше аларны кабер казучылары дип уйлаячак. Бездә дә башта шулай уйладык. Мин хәтта өйгә кайткач, Инстаграм социаль челтәрендә пост та язып куйдым бу хакта.

Шулай да, зиратта исерекләр эшли, кабер казучылар беткән, үлүчеләр саны көннән-көн арта, тәхәрәтсез эшләү гонаһ дигән сораулар әле мине бер-ике атна борчыды.

Теге исерек ир-атлардан да сораштырасы килде, ләкин шул көннән соң күпме күзәтеп йөрсәм дә, алар зиратта күренмәде.

Шуңа күрә икенче атнаның ялларында Арча станция зиратының караучысы – Расыл хәзрәт Шаймуллинга мөрәҗәгать итәргә булдым:

 — Расыл хәзрәт, соңгы арада үлүчеләр күпме?

—  Көненә дүртешәр – бишешәр дә кабер казыдылар, хәзер кимеп килә үзе. Яшьләр үлә. Картлар ярар инде, яшьләрне җәл.

—  Күбрәк коронавирустан үләләрме?

— Шулай инде. Хәзер аңламассың, бармак киссәң дә шул вируска сылтыйлар.

—  Мәетне күмгәндә кеше күп киләме? Яки куркалармы?

—  Төрлесе бар.

 —  Зиратта исерекләр эшли икәнен күрдем, бу хакта нәрсә әйтә аласыз?

—  Юк, исерекләр эшләми. Алар шул бомж булганлыклары белән генә кереп йөриләр зиратка. Мин аларны куып чыгарам, ләкин керәләр барыбер, карап бетереп булмый бит барсын да.

Үлгән кешенең урынын туганнары әзерли, күбесенчә.

Андый кешеләргә зират нәрсә дә, дин нәрсә…”

Мин Расыл хәзрәт белән сөйләшеп торганда, тагын бер мәет күмәләр иде.

Хәмидә Шакирова апайсын соңгы юлга озатырга килгән. Чыгышлары белән Кама Тамагыннан булсалар да, алар апайларын Арча станция зиратында җирләргә  булганнар.

Зиратта исерекләр йөрү турында белгәч, Хәмидә апай да үз фикерен белдерде.

“Бу исерекләрнең зиратта йөрүен беркемдә эш итә алмый инде. Шул муллалар, хәзрәтләр генә әйткәләсә. Үзләре белмәгәч, аңламагач. Аларга кайда утырулары барыбер, кайда уңайлы шунда утыралардыр шул. Андый кешеләргә зират нәрсә дә, дин нәрсә…

Шул “Бисмилла”сын да әйтә белмиләр бит алар.

Мөселман кешесе, әлбәттә, андый исерекләрне яулап мәңге казыттырмый инде кабер. Шул читтән кайтканы гына булса.

Үлгән кешенең җирләү урынынын үз туганнары казый. Безнекеләр дә бүген җыелып үзләре казыдылар. Малайлары, кияүләре, оныклары, туганнары.

Әле мин дә бүген зиратка килгәч ике исерек ир-атны күрдем”, – дип тәмамлады ул.

Зират мәсъәләләре

 

Зиратка керү, анда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре, әлбәттә, бар. Ләкин аларны һәркем белми. Шуңа күрә мин Казан шәһәре “Гаилә” мәчәтенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хайруллинга мөрәҗәгать иттем.

Рөстәм хәзрәт, исерек ир-атларның кабер казулары нормаль хәлме?

Юк. Гонаһлы килеш изгелек кылып булмый, ә кабер казу – изге гамәл, аны исерек килеш казу дөрес булмас.

Зиратка тәһәрәтсез керү тыеламы?

Тәхәрәтсез зиратка керу рөхсәт ителә, ләкин тәхәрәтле булу хәерлерәк. Чөнки тәхәрәтсез булган кешегә күз, сихер тия.

Ниятсез зиратка кереп йөрү дөресме? 

Зиратка ниятсез кереп йөрергә ярамый. Кешенең һәр гамәле ниятле булырга тиеш.

Гомүмән, зиратка кергәч, иң беренче чиратта нишләргә кирәк? 

Зиратка кергәч, без иң беренче исәнләшәбез һәм әрвахларга дога кылабыз.

Җиңел генә кагыйдәләр, ләкин, кызганычка каршы, кеше бүгенге көндә аларны да үтәми.

 

“Үлем көтелмәгәндә алып китәргә мөмкин”

 

Үлем турында һәрвакыт уйланырга кирәк.  “Һәр җанлы үлемне татыячак” (3:185) , – диелгән Изге Коръән китабында.

Шулай да, Аллаһы Тәгалә бу аятьтә генә түгел, ә Коръән китабының башка сүрә һәм аятьләрендә дә кешеләргә тормышның азагы барлыгы турында уйланырга куша.

Мәскәү тарих мәчетенең имамы Рамиль хәзрәт Садеков Әлиф ТВның YouTube каналындагы “Мөселман кешесенә үлем турында уйланырга кирәк микән?” дигән видеоязмада болай ди:

“Мөселман булган кеше, әлбәттә, үлем турынды белергә, аның турында уйланырга тиеш. Җирдәге тормыш – вакытлыча, ә тегендәге (үлемнән соң) – мәңгелек. Үлем көтелмәгәндә алып китәргә мөмкин. Шуңа күрә гамәлләребез изге, чын күңелдән эшләнелергә тиеш”.

Чыннан да, без гомер буе кылган гамәлләребез, ниятләребез өчен Аллаһ каршында җавап бирергә тиеш булуыбыз турында онытмасак иде.

Лонгрид: http://project4802057.tilda.ws/

Ләйсән Сафина

 

 

 

 

 

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *