Четверг, 30 мая, 2024
Аналитика

Тел нәрсәдән башлана?

Татар мәктәбендә татар теле дәресендә татар баласы бер сүз дә туган телендә җавап бирә алмады. Бу нинди хәл? Мондый сүзләр ишеткәч, бәлки әдәби әсәрдән алынган җөмләләр мәллә дип уйланып куясың. Кызганычка каршы, бу чыннан да булган хәл. Татар теле укытучысын Тәнзилә Сәлим кызыннан мондый сүзләр  ишеттем: “Гади сорауга да татар баласы туган телендә җавап бирә алмыйча озак басып торды. Җавап бирмәде дә”. Ә бит мондый очраклар хәзерге көндә еш очрый. Бу ни белән бәйле? Ни өчен хәзер туган телгә “хөрмәт” юк?

Татарстан Республикасында төрле телләрдә сөйләшүче халыклар бердәм, тату, бер-берсен аңлап яшәсәләр, һәр милләтнең гореф-гадәтләре, мәдәниятләре алга китсә, димәк, бу халыкның милләте бар дигән сүз. Татарлар арасында нәрсә күзәтелә?

Борынгы чорлардан ук әби-бабайларыбыз тел хәзинәсен безгә мирас итеп калдырганнар. Һәр буын ул хәзинәгә үз өлешен керткән, күп сынаулар аша чал тарих аны һаман саен эшкәртеп һәм шомыртып безнең заманга китереп җиткергән. Ә бүгенге көндә татар теленең дәрәҗәсе ничек? Татар теле кирәкме, әллә юкмы дип шар ярабыз. Телевидениедә, газета-журналларда  шул сорауга жавап эзлибез. Минемчә, болай эшләү – үз телеңнән көлү кебек яңгырый. Нигә эле дип син үз телеңне белмәскә тиеш!? Нигә дип әле без тел белмәүче татарларны аны белергә кыстыйбыз, ә тел белүчегә рәхмәт әйтәбез? Исемә татар халкының күренекле драматургыны Туфан Миңнуллин сүзләре искә төште. Ул: “Бу бит инде атның ат булганы өчен рәхмәт әйтү белән бер, югыйсә”, – дип язган иде бер газетага.

ЮНЕСКО күптеллекне яклый һәм юкка чыгу алдында торган телләрне сакларга чакыра. Аның генераль диреторы Коитиро Маөуура үзенең махсус мөрәҗәгатендә болай дигән иде: “Туган тел – ул безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәне беренче аралашу теле. Телләрнең һәрберсе кеше язмышы белән бәйле, һәрберсе табигый мирас булып тора. Шуңа да аны саклау – безнең изге бурычыбыз”.

Татар теле укытучысы Тәнзилә Сәлим кызы  туган телне саклау турында болай ди: “Балалар бакчасы, гаилә, мәктәп. Әгәр дә өчпочмак итеп күз алдыбызга китерсәк, бу өчпочмак бергә эшләргә тиеш. Зур гаеп безнең гаиләдә. Бүгенге көндә тел мәсьәләсендә активрак булырга, чишү юлларын эзләргә кирәк. Өчпочмак бергә эшләргә тиеш. Бары тик шул очракта гына тел өйрәнеп була”.

Туган телендә җавап бирә алмаган 7 нче сыйныф укучысыннан бу очрак турында сораштытырга тырыштым. Ләкин аннан бар тик “Мне это не нужно» дигән сүзләрдән тыш берни ишетмәдм. Җавап дүрт сүздән генә тора, ләкин үз эченә нинди кычыкып торган мъгнә ала. Шуннан барысы да башлана да инде. Ә бит бу бер аерым очрак түгел. Дус кызым әйткәнчә: “Яңа сыйныфымда исем-фамилияләре татар булган кешеләр белән туган телемдә исәнләшеп киттем, ләкин алар үзләрен кем икәнен дә белмиләр”. Әллә теләмиләрме… Кызгагыч, без бүген бердәм имтиханын дә үз телебездә тапшыра алмыйбыз. Татар теленнән кала барлык фәннәрне дә татар телендә тапшырырга кирәк. Бала телиме-теләмиме рус телендә укырга мәҗбүр була. Авылдан казанга укырга киткән татар яшьләре дә тиз арада рус телен үз итәләр. Гаиләдә дә туган телдә аралашырга теләмиләр.

Татар мәктәпләрендә дә татар теле дәресләрен кыскартуларны күзәттек. Әле бит фәннең исемен дә “Туган телгә” үзгәрттеләр. Дөрес, татар белен белмәүчеләргә атнага өч тапкыр чит телне уку җиңел түгел, ләкин үзгәреш аларга гына кагылмады бит. Татар мәктәпләрдә массакүләм кыскартулар китте. Кыскача әйткәндә, татар телен кимсетү күзәтелде.

Күптән нокта куйдык дигән булсалар да, бу сорау буенча дискуссияләр әле да бара. Казан ярминкәсенең конгресс үзәгендә XI Бөтендөнья татар дин әһелләре «Дини һәм милли оешмаларның татар телен саклау һәм үстер тәҗрибәсе” темасына сөйләштеләр. Программа буенча әлеге дискуссиянең модераторы итеп Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы, мөфти, Камил хәзрәт Сәмигуллин билгеләнгән иде. Аның урынына Татарстан Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Марат Ишморатов килгән.

Дискуссия Талип хәзрәт сүзләреннән башланып китте:

– Элек вәгазьне татарча гына сөйли идек. Хәзер, татарча аңламыйбыз, дип зарланучылар бар, гадәттә ул башка милләт кешеләре. Без инде вәгазьләрне русча да сөйли башладык. Ике телдә дә сөйлибез. Анда да кайвакыт: “Нәрсәгә татарча сөйлисез», — дип бәйләнәләр. «Татар халкы әлегә кадәр милләтен дә динен дә саклап килде, Аллага шөкер, шул халыкны хөрмәтләү йөзеннән татарча сөйлибез. Шул ук вакытта сезгә дә тәрҗемә итәбез, сөйлибез.

Мәчетләрдәге имамнарның күбесе татарлар. Шәһәрдә дә татарларны сайларга тырышабыз.

Ничек телне сакларга дигәндә. Беренчедән — өйдә татарча сөйләшергә. Өйдә татар телендә сөйләшү булмаса, бала кайдандыр ишетеп кенә телне өйрәнә алмый.

Безгә «Кире» дип аталган киноны күрсәткәннәр иде. Анда бер журналист татар телен сакларга тели. Аның белән русча сөйләшсәләр, ишекне яба да, сөйләшми. Өйдә дә шундый тәртип булса, булдырырга мөмкин. Әтиләр безнең белән бер дә русча сөйләшмәде. Хәзер дә әдәби телне өйрәнергә тырышабыз. Тел, милләт турында кайгыра торган кешеләрне тәрбияләргә язсын, — дип чыгышын тәмамлады Талип хәзрәт

Мордовия Республикасы Саранск шәһәре имам-хатыйбы Ибраһим хәзрәт Асаинов чыгышында рус сүзләрен дә кыстырып сөйләде:

«Балаларым, ни в коем случае, русча сөйләшмәгез.

Телебезне, гадәтләрне, киемнәрне, ашларны ничек тә булса балаларга җиткерергә кирәк. Аның методикасы күп, ә практикада күп әйберне булдыра алмыйбыз. Телебез югалуга күп сәбәп бар.Беренчесе — үзебездә. Күпләр, татар теле безгә бөтенләй кирәкми, аны белүдән нинди файда, бала рус телен генә өйрәнсен, диләр. Бүгенге көндә атнасына бер дәрес биреләдер татар телендә, шуңа күрә балаларыбыз аннан китәдер. Тел югалуның тагын бер сәбәбе — безнең халык диннән ерагая. Шулай итеп ул  үз нәселеннән, гореф-гадәтләреннән дә ерагая. Бүгенге көндә дин көчле булган авылларда, халык татар телендә сөйләшә.

Күптән түгел генә тел белгечләре, галимнәр шундый нәтиҗәгә килгән: туган телдә белем алу укучыларга укуда иң зур уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә икән. Мөмкинлекләр бирәдер, ә без ул мөмкинлекләр белән файдаланабызмы?!

Безнең татар теленә ихтыяҗ җитеп бетми. Телне белү кирәклеге һәрвакыт һәм һәр җирдә күзәтелергә тиеш. Әмма такталар, белдерүләр, эш кәгазьләре рус телендә языла. Төрле тармакларда эшләүче белгечләр һәрвакыт урыс телендә аралаша, шуның аркасында телнең әһәмияте югала һәм бу гадәти хәлгә әйләнеп бара. Гомумән алганда, татар теленә ихтыяҗ булмаса, телне өйрәнү, саклау дигән фикеребез үз көчен югалтырга мөмкин.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк: тел – милләт сакчысы. Тел бетсә, милләт тә бетә. Минемчә, татар теленең киләчәге бары тик бездән генә тора. Аңа карата карашыбыз битараф булмый икән, димәк, татар теленең киләчәге үсештә, урыны һәрвакыт түрдә булачак.

Ләйлә Хәйруллина, 2 курс.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *